Әфлисун ширбәте белән кабак кексы
Кирәк:
Атланмай – 125 гр
Шикәр – 175 гр
Йомырка – 3 данә
Кабак (боламык сыйфатында) – 200 гр
Он – 250 гр
Ваниль шикәре – 1 ч.к.
Разрыхлитель – 1 ч.к.
Тоз – 1 чеметем
Әфлисун – 1 данә
Лимон – ярты
Әзерләү: атланмайны маргаринга алыштырырга киңәш ителми. Май бүлмә температурасында булырга тиеш. Кабак боламыгын алдан әзерләгез. Духовкагызны 180°Ска кадәр кыза торсын, кабызып куегыз.
Йомшарган майны зуррак савытка салырга, барлык шикәр комының 100 граммын, ванильне һәм тоз ны бергә кушып, миксер ярдәмендә 3-4 минут зур тизлектә болгатырга, күпереп торган ак крем барлык ка килсен. Катнашмага йомырка белән кабакны да өстәп, тагын бутарга.
Шул массага он һәм разлыхлительне салып, камыр ясарга һәм формага бушатып, өстен тигезләргә.
Кексны 40-45 минут пешерергә, әмма бу вакыт мичнең үзенчәлекләренә бәйле рәвештә үзгәрергә мөмкин. кексның әзерлеген агач йомычка ярдәмендә тикшерә аласыз.
Әфлисун белән лимонның согын сыгып алырга, якынча 150 гр кирәк.
Ширбәтне әзерләү өчен, цитрус согын чүмечкә яки сотейникка салырга, 75 гр шикәр комы кушып, кайнатып чыгарырга. Аннары, болгата-болгата, 10-15 минут акрын утта тотарга. Суынгач ширбәт куера, бәлки кекска ягар алдыннан аны җылытырга туры килер.
Ширбәтне әзер кекс өстенә агызырга һәм әфлисун цедрасы сибәргә.
Тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев