Әчегән сөттән тиз әзерләнә торган пирог
Рецепт.
Кирәк: 1 стакан (200мл) шикәр комы, 1 стакан әчегән сөт, 320 гр он, 1 йомырка, 1 ч.к. чәй содасы, 70 гр шоколад.
Йомырка белән шикәр комын кушып, яхшылап болгатырга, әчегән сөт белән чәй содасын өстәргә һәм бутарга, аннары онны салып болгатырга һәм вакланган шоколадны (аның урынына үзегез теләгән җиләк-җимеш яки башка нәрсә) да камырга кушарга. Майланган табага яки формага (манный яки он да сибәргә онытмагыз) бушатып, 180 градускача кыздырылган мичтә 30-40 минут пешерегез.
Чәйләрегез тәмле булсын!
Әлеге язма күңелегезгә хуш килсә, комментарий яза яисә аста урнаштырылган төймәләргә басып (смайллар), үз фикерегезне белдерә аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев