Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

20 елдан артык кыярны бары тик шушы рецепт белән генә маринадлыйм

Бик җайлы, тиз эшләнә, тәмле.

"Уксусы күп", - дигән комментарийларны ясап, ашап карагач язарсыз.


Кыярны бер чиләк җыеп керсәм, өч 3 литрлы банка, ике чиләк җыела икән, алты банка тозлыйм.
Парда тотылган банка төбенә кара карлыган, чия, керән яфрагы, укроп башы, 2 тырнак сарымсак, лавр яфрагы, 4-5 түгәрәк, хуш исле борыч салып, кыярларны тыгызлап (!) тутырырга. Өстенә кайнар су коеп суынганчы тотарга.

📌Маринад: 4 л суга: 0,5 стакан тоз, 1 стакан шикәр комы кушып кайнатып чыгарырга. Кайнап чыккач 1 стаканнан аз гына артыграк 9 %лы аш серкәсе өстәргә. Бу маринад өч 3 литрлы банкага җитә, тик моның өчен кыярларны зур үстермәскә һәм тыгызлап тутырырга кирәк. Помидор кушып та маринадлый аласыз.

Банкалардагы суны түгеп, кайнар маринадны агызырга һәм тимер капкач каплап әйләндереп куярга.

Роза Нургалиева
Чыганак: 1001 КИҢӘШ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев