Әни сүзе, әни киңәше
Утыр әле, кызым, яннарыма, Сиңа әйтер сүзем бар минем. Озак яшәдем мин, вакыт җитә, Бу дөньяга килгән кеше бер китә. Үтеп бара минем гомерем.
Озак яшәдем мин, шөкерана кылам,
Оят инде гомер сорарга.
Сиңа кала, кызым, бик күп эшләр,
Ашларымны минем җайларга.
Әни китте диеп, бик бетерешмә,
Тормыш, кызым, шулай корылган.
Без дә шулай әниләрдән калган,
Дөнья шулай итеп корылган.
Иртән «бисмиллә» әйтеп уң аякка
Торып бас син, кызым, урыннан.
Тиз арада урын-җирне җыеп,
Чәчләреңне тарап, җый, кызым.
Битләреңне иртән ю син, кызым,
Һич калдырма битне юмыйча.
Иртә таңнан битең-күзең юсаң,
Тормышларың синең уң булыр.
Ашап-эчкәч, өстәл тирәләрен
Өйрән вакытында җыярга.
Табак-кашык җыелып тормасыннар,
Юып куй син, кызым, барсын да.
Шайтан дигән явыз нәрсә,
Пычрак-шакшылыкны ярата.
Сөенмәсен әле явыз шайтан,
«Бисмиллә» әйтеп башла эшләреңне,
«Бисмиллә»дән шайтан бик курка.
«Бисмиллә» әйтеп, ишекләрне
кичен биклә,
«Бисмиллә» әйтеп, иртүк ач ишек.
Шулай яшәгәндә генә, балам,
Алга барыр синең бар эшең.
Олыларны – олыла син, балам,
Кечеләрне хөрмәт ит, балам.
Сиңа таш атсалар, балакаем,
Син аш белән каршы ал, балам.
Сабыр бул син, балам, сабыр бул син,
Сабырларга тормыш җиңел бирелә.
Ни чәчсәң – шуны урырсың, балам,
Рәхәт күр син картлык көнеңдә.
«Синең киңәшләрне мин тотармын,
Йөрәгемдә синең киңәшләр.
Синең киңәш белән гомер итәм,
Шуңа һәрчак уңышлы бара эшләр».
Миләүшә Шакирова-Мәһдиева.
Мулла Иле – Бузай
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев