Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Туган телем – иркә гөлем

«Өйдә бер тун калмады...»

Иртә таңнан аяк өстендә, бетмәс-төкәнмәс эш, мал-туар, тавык-чебеш... Авыл кешесенең тормышын күпләр әнә шулай күз алдына китерә торгандыр. Кайда инде ул мәдәни күңел ачу чараларына барып, иркенләп ял итү? Кайбер авылларда концерт, спектакльләре дә сагындырып кына куела бит аның... Баксаң, бердәм булып, тырышып эшләгәндә авыл халкы теләсә кайсы вакыт үз-үзенә...

Иртә таңнан аяк өстендә, бетмәс-төкәнмәс эш, мал-туар, тавык-чебеш... Авыл кешесенең тормышын күпләр әнә шулай күз алдына китерә торгандыр.
Кайда инде ул мәдәни күңел ачу чараларына барып, иркенләп ял итү? Кайбер авылларда концерт, спектакльләре дә сагындырып кына куела бит аның... Баксаң, бердәм булып, тырышып эшләгәндә авыл халкы теләсә кайсы вакыт үз-үзенә бәйрәм оештыра ала икән. Норлат мәдәният йортында үзган тамашадан соң шундый нәтиҗәгә килдем мин. Балалар өчен куелган А.Алишның «Сертотмас үрдәк» спектакель белән башланып киткән өч сәгатьлек концерт җыр-бию, мәзәк, нәфис сүз белән үрелеп барды.
Мәдәният йортында 2002 елдан бирле «Нур» театр түгәрәге эшләп килә икән. Бүген анда 40 ка якын мәктәп укучысы шөгыльләнә. Түгәрәкнең җитәкчесе үзе дә балачактан сәхнәгә, моңга гашыйк Гөлшат Зарипова. Балалар спектакльләр белән Норлат авылындагы төрле учреждениеләргә, шулай ук күрше районнарга: Апаска, Буага, Кама Тамагына һ.б. да бара. Яшьләр арасында уза торган «Алтын битлек», «Иделкәй» республика театр фестивальләрендә катнашып киләләр, Спектакльләрнең үзенчәлеге - диалогларны геройлар җырга салып башкара. «Ниндидер яңалык кертергә теләп, шулай эшләргә булдык. Шигъри формага китерелгән сөйләмгә хезмәткәребез Айнур Нурмиев туры килә торган көй сайлый, җырлы-биюле спектакльне карау күпкә күңеллерәк бит», - ди Гөлшат ханым. Тагын бер үзенә җәлеп иткән нәрсә - ул геройларның костюмнары. Гади генә авыл җирендә мондый киемнәрне кайдан алдылар икән дисәм... Мәдәният йортында эшләүче рәссам Гөлфия Ибраһимова менә дигән рәсемнәр ясаудан тыш, оста итеп тегә дә икән әле. Ә калганнар аңа бик теләп булыша. «Өйдә бер иске кием, тун, пәлтә калмады инде, аның каравы бүрегә, аюга, төлкегә киемнәр булды», - дип елмая мәдәният йортында эшләүчеләр. Театр түгәрәге дигәннән, монда балалар гына түгел, олылар да теләп шөгыльләнә. Норлат үзешчәннәре 1972 елда халык театры исеменә лаек булганнан бирле буыннан-буынга күчереп, театрны саклап калырга тырышалар. Хәзер спектакльләр куярга атлыгып торган активистлар биш-алтау гына, күбесе пенсия яшендә булсалар да сынатмый норлатлылар, яңа әсәрләрне теләп өйрәнәләр. Иң мөһиме бердәм алар, каушамыйлар, сәхнәдә югалып калмыйлар: методист Лилия, Аида да катнаша тамашаларда, җыештыручы Рәвилә апа читтә калмый. Тагын бер «артисткалары» бар әле - Лилия Сибгатуллина. Ул, мәдәният йортына килгәнче фермада эшләп алган. Әрәм булып йөргән сыерлар арасында, валлаһи. Комик образларны уйнавы белән авыл халкын таң калдыра, Лилия сәхнәгә чыгуга, тамашачы көлә башлый... Рәссам Наталья Миңнуллина, мәдәният йортының балта осталары, хезмәткәрләре ярдәмендә декорацияләр дә кабатланмас, матур булып эшләнә.
Үз теләкләре белән шундый концертлар оештырып, халыкны ял иттергәннәре өчен актив авылдашларыма зур рәхмәт. Әлбәттә, клуб мөдире Шәүкәт Миңнуллинның да монда өлеше зур. Җитәкче кешенең коллективны җыеп берләштерә алуы үзе бер осталык бит ул. Хәзер «Нур» театр түгәрәгенә йөрүчеләр шагыйребез Г.Тукайның туган көне уңаеннан, аның шигырьләрен сәхнәләштерергә әзерләнә. Бу кабат сәгатьләр буе репетицияләр, текстлар ятлау, җырлар яздыру, яңа костюмнар тегү дигән сүз. Ләкин берәү дә зарланмый. Ата-аналар да балаларының ялларын файдалы үткәрүләренә сөенә, клуб хезмәткәрләре дә авылдашларына бәйрәм бүләк итә алуларына шат.
Эльвира Мозаффар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X