Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Туган телем – иркә гөлем

Тик онытма үз телең....

Уку елының икенче яртысы шәһәр мәктәпләрендә бик кызу уза. Әле берсендә , әле икенчесендә республика яки муниципаль чаралар үтеп, балаларның мәктәп тормышын тагын да кызыклырак итә. Бу чараларда балалар, әлбәттә, бик теләп катнаша. Гүзәл МИНҺАҖЕВА Яшел Үзәннең 11нче мәктәбендә узган чара аеруча кызык һәм файдалы тоелды миңа. Чөнки ул, Туган...

Уку елының икенче яртысы шәһәр мәктәпләрендә бик кызу уза. Әле берсендә , әле икенчесендә республика яки муниципаль чаралар үтеп, балаларның мәктәп тормышын тагын да кызыклырак итә. Бу чараларда балалар, әлбәттә, бик теләп катнаша.

Гүзәл МИНҺАҖЕВА

Яшел Үзәннең 11нче мәктәбендә узган чара аеруча кызык һәм файдалы тоелды миңа. Чөнки ул, Туган телләр көненә багышланып, зур бер бәйрәмгә әверелде.
11нче мәктәптә барлыгы 7 милләт укучысы укый. Ике дәүләт телен бертигез яратып өйрәнәләр. Башка милләт балалары шул ук вакытта, җае чыккан саен, үз ана телләрен дә башкалар алдында күтәрә, аны, чиксез яратуы турында белдереп, шигырьләр укый, җырлар башкара.
Галимә, бик күп татар теле дәреслекләре авторы Роза Хәйдәрова белән булган очрашу да чын бәйрәмгә әйләнеп, Туган телне данлау тантанасына әверелде. Давид, мәсәлән, әрмән егете, ә Хилона үзбәк кызы, ә татар телен яратып өйрәнәләр, үз телләрен кадерләп башка балалар арасында хөрмәт казаналар. Мәктәп укытучылары арасында да төрле милләт вәкилләре шактый. Алар да балаларга ана теленә хөрмәт, мәхәббәт тәрбияләүдә күп көч куя.
11нче мәктәпнең горурлыгы - XIX гасыр ахыры XX йөз башында Идел буе халкының көнкүрешен чагылдырган музей. Очрашу барышында балалар килгән кунакларга биредәге экспонатлар турында татарча бик мавыктыргыч итеп сөйләде. Музей җитәкчесе Рәфидә Галиуллина да, музейда урнашкан класста дәрес бирүе дә үзгә булуын белдереп, башка милләт балаларының да татар телен яратып өйрәнүләре хакында сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X