Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Туган телем – иркә гөлем

Шагыйрә Йолдыз Шәрапова: Газетаны яратканнарны яратам!

Йолдыз Шәрапова исеме балаларга да, олыларга яхшы таныш. Балалар аны «Сабантуй» газетасы аша җанга якын ихлас шигырьләре өчен яратса, өлкәнрәкләр күп бала тәрбияләүче - үзе табып үстергән дүрт улы янына бишенче бала итеп кечкенә Әдиләне сыендырган ана буларак хөрмәт итә. Балаларны яратуы дәрәҗә китергән анага. Ул дистәләгән китап авторы. Юбилее...

Йолдыз Шәрапова исеме балаларга да, олыларга яхшы таныш. Балалар аны «Сабантуй» газетасы аша җанга якын ихлас шигырьләре өчен яратса, өлкәнрәкләр күп бала тәрбияләүче - үзе табып үстергән дүрт улы янына бишенче бала итеп кечкенә Әдиләне сыендырган ана буларак хөрмәт итә.

Балаларны яратуы дәрәҗә китергән анага. Ул дистәләгән китап авторы. Юбилее алдыннан шагыйрь Роберт Миңнуллинның кереш сүзе белән ачылган китабы «Каен алмасы» дип атала. Аның эчтәлеге дә матур, бизәләше дә. Йолдыз - бик күп иҗади бәйгеләрдә җиңеп чыккан шагыйрә. Ул язучыларның Абдулла Алиш исемендәге премиясе лауреаты. 2002 елда республика журналистларының «Бәллүр каләм»енә ия була. Татарстанның Язучылар берлеге әгъзасы.
Шундый талантлы шагыйрә һәм журналист ошбу көннәрдә генә Яшел Үзәннең Әнисә Оченева җитәкләгән язучы Фаил Шәфигуллин исемендәге татар-милли китапханәсендә кунакта булып китте. Анда ул 9нчы лицейның һәм 16нчы мәктәпнең китап укучы, шигърият сөюче укучылары һәм укытучылары белән очрашты. Балалар Йолдызның шигырьләрен яттан укыды, аннары шагыйрәнең үзен тыңлады, аңа бик күп сораулар бирде. Әлеге сөйләшү бүтән укучыларга да кызыклы булыр дигән уй-нияттән чыгып, әңгәмәнең кайбер өлешен газета укучыларыбызга да тәкъдим итәбез.
- Йолдыз апа, беренче шигырегезне кайчан язганыгызны хәтерлисезме?
- Тәүге шигыремне I сыйныфта укыганда герой-шагыйрь Муса Җәлилгә багышлап язуым хәтердә. Кечкенәдән бик тә китаплар, шигырьләр укырга яраттым шул. Әнием математика укытучысы булса да, Казан дәүләт университетын тәмамлап, 1986 елда «Сабантуй», элеккеге «Яшь ленинчы» газетасына эшкә килдем. Балалар мине шагыйрь булырга этәрде. «Антенналы бәрәңге» дигән беренче китабым дөнья күргәндә әле гаиләм дә, балаларым да юк иде. Бөтен шигырьләрем балаларның кыланмышларын күреп иҗат ителгән. Бервакыт шулай өйгә кайтып керсәм, улларым өйне пыран-заран китереп ташлаган, бер генә әйбер дә урынында түгел. Балаларның ни эшләгәнен күзәтеп, кыланмышларын карап-карап тордым да, «Әни сүзе» дигән шигырь язып куйдым.
- Шигырь язу теләге күңелдә ничек туа? Ничек каләм тибрәтергә соң? Кайдан башларга эшне?
- Укырга, бик күп укырга кирәк. Бу купшы сүзләр түгел. Көн саен шигырьләр, проза әсәрләре, мәктәп программасыннан тыш та бик күп укырга кирәк. Роберт Миңнуллин, Шәүкәт Галиев, Муса Җәлил шигырьләре, бүтән шагыйрьләрнең шигырьләре җырлап тора, тиз истә кала. Аларны ятларга да җиңел. Әдәбиятны яратырга кирәк. Әдәбият сүзенең тамырында әдәп сүзе ята. Безнең халык гомер-гомергә әдәпле булган икән, димәк, ул укымышлы булган. Шигырь генә түгел, хикәя, әкият языгыз. Каләм тоткан хур булмас, ди безнең халык. Күп укырга. Шуның өстенә табигать әзрәк талант та биреп куйса, тагын да әйбәт.
- Сезнең сүзләргә иҗат ителгән җырларны да әсәрләнеп тыңлыйбыз, чөнки Йолдыз - матур җырлар авторы да ул.
- Монысы - җыр булачак, дип махсус шигырь язганым юк минем. Шигырьләремне исеме татар халкына яхшы таныш булган Рамил Курамшин күреп, укый да, көй дә яза.Һәр шигырьдә укучыны җәлеп итәрлек вакыйга бар.
- Шигырь язуга нәрсә этәрә сезне?
- Көн саен «Сабантуй» газетасына 10-15 шигырь килә. Илһам чишмәсе алар миңа. Күбесен, төзәткәләп, газетада бастырырга тырышам. Киңәшләр биреп, балаларга хатлар язам. Редакциядә 25 ел эшләү дәверендә республиканың мин булмаган бер генә районы да калмагандыр инде. Бер урында озак еллар эшләвемнең сере - эшемне, балаларны яратуда. Очрашуларга еш чакыралар. Баргач, балаларның шигырь яратуларын белгәнгә күрә дә шигырь яза башлаганмындыр мин. Йотлыгып тыңлый балалар шигырьләрне. Шагыйрь үзе укыганда бигрәк тә. «Сабантуй» газетасы мине балалар шагыйрәсе ясады. Яратам дигәч, яратам инде. «Сабантуй»ны, газетаны яратканнарны яратам!
Әлифел ТАРАЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев