Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Туган телем – иркә гөлем

Безнекеләргә тиңнәр булмады

Икътисад, идарә һәм хокук институты филиаллары арасында узган «Язгы тамчы-2012» гала-концертында тамашачы буларак катнашырга туры килде һәм биредә шулкадәр талантлы яшьләр укуына тамаша буе сокланып утырдым. Айгөл Гафиятуллина Гомумвуз бәйрәме Татарстанда 14нче тапкыр үткәрелә һәм быелгысы Горький исемендәге мәдәният сараенда узып, Яшел Үзәнең 80 еллыгына багышланды. Казан, Чистай, Әлмәт, Бөгелмә...

Икътисад, идарә һәм хокук институты филиаллары арасында узган «Язгы тамчы-2012» гала-концертында тамашачы буларак катнашырга туры килде һәм биредә шулкадәр талантлы яшьләр укуына тамаша буе сокланып утырдым.

Айгөл Гафиятуллина

Гомумвуз бәйрәме Татарстанда 14нче тапкыр үткәрелә һәм быелгысы Горький исемендәге мәдәният сараенда узып, Яшел Үзәнең 80 еллыгына багышланды. Казан, Чистай, Әлмәт, Бөгелмә шәһәрләреннән килгән 200дән артык студент үзләрен чын артист итеп танытты. Чыгышларның күпчелеге Универсиада-2013кә багышланды, чөнки иң яхшы чыгышлар 27нче Бөтендөнья студентлар уенының ачылу һәм ябылу тантанасында күрсәтеләчәк. Яр Чаллы филиалы студентларының акробатик номеры «Цирк юнәлеше» номинациясендә I урынны яулады. Ә менә эстрада хореографиясе номинациясендә безнекеләргә тиңнәр булмады. Аларның баскетбол туплары белән күрсәтелгән номерын тамашачылар да, жюри да үз итте. «Эстрада соло-вокал» номинациясендә исә Яшел Үзән филиалы студенты Анна Балялина икенче булды. Анна үзенең җиңүендә шикләнмәде дә, чөнки институт шәһәр студентлары фестивалендә җиңеп чыккан иде. Ә монда көндәшлек рухы зуррак булды һәм, әлбәттә инде, беренчелек иң талантлыга бирелде.
Түбән Кама филиалы студенты Инна Гарина чыгышы фестивальнең иң дулкынландыргыч мизгеле булгандыр, мөгаен. Физик мөмкинлеге чикле булган бу талантлы кызның үзе язган шигырен бөтен зал аягүрә торып алкышлады. «Нәфис сүз» номинациясендә ул беренчелекне яулады.
Яшел Үзән филиалы студентлары барысыннан да аерылып тора иде, дип әйтсәң дә хата булмас, чөнки фестивальнең сигез номинациясенең дүртесендә безнекеләр җиңеп чыкты. Гран-при да филиалның «Экспромт» театраль студиясенә бирелде.
Рәсемдә: Икътисад, идарә һәм хокук институты Яшел Үзән филиалының «Экспромт» театр студиясе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев