Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

«Күңелле әлифба» YouTube каналында яңа видео

Яңа чыгарылыш йөклелек хакында.

«Без сине кәбестә арасыннан таптык», «Безгә сине ләк-ләк алып килде» тагын нинди «әкиятләр» бар әле?! Бу балаларны алдаумы яки, чынбарлыкны аңлатудан куркып, дөсреслектән качумы? Бу мәсьәлә кызыклы да, четерекле дә.

Психологлар әйтүенчә, хәзерге замана балалары берничә дистә ел элек яшәгән яшьтәшләреннән бик аерыла. Яңа заман балалары бик тиз үсә, өлгерә. Хәтта теле ачылмаган нәниләр дә телефоннан кирәкле видеоны эзләп табып, карый, җырлый, бии ала. Шуңа күрә, сабыегыз «Мине кайдан алдыгыз?» дигән сорау бирә икән, димәк, аңа үзенең каян барлыкка килүен аңлатырга вакыт.

«Ә безнең үз ысулыбыз бар. Без балаларга һәрнәрсәне аларга аңлаешлы тел белән аңлатуны һәм  күрсәтүне кулай күрәбез. Ә нәрсә күрсәткәнебезне, сез инде, әлбәттә, «Күңелле әлифба» YouTube каналында карый аласыз», – ди проектны эшләүчеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев