Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

ЗӨЯ УТРАВЫНДА БӘЙРӘМ

Зөя утравында Яңа елны каршылау бәйрәме күңелле тантана белән башланып китте. 31 декабрь көнне 33 кешегә яңа елда яңа өйдә яшәү мөмкинлеге бирелде анда. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Яшел Үзән районы башлыгы Сергей Батин һәм башка дәүләт эшлеклеләре, шул көнне утрауга килеп, әлеге бәхетлеләрне тәбрикләде. Яңа...

Зөя утравында Яңа елны каршылау бәйрәме күңелле тантана белән башланып китте. 31 декабрь көнне 33 кешегә яңа елда яңа өйдә яшәү мөмкинлеге бирелде анда.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Яшел Үзән районы башлыгы Сергей Батин һәм башка дәүләт эшлеклеләре, шул көнне утрауга килеп, әлеге бәхетлеләрне тәбрикләде.
Яңа йортларны хуҗаларына тапшыру тантанасында чыгыш ясаган Минтимер Шәймиев:
- Әле берничә ел элек кенә биредә мондый бәйрәмнең булуына ышанучы кеше булмагандыр, мөгаен. Гомумән, бу утрауда елмайган кеше очрамый иде: кем белән генә сөйләшсәң дә, мондагы тормыш шартларының начарлыгына зарлануны гына ишетергә туры килә иде башта. Ә хәзер менә шул халык рәхәтләнеп сөенә! - дип, үзенең күңеле булуын белдерде.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тантанага җыелган халыкны Яңа ел белән котлады һәм Зөя утравында яшәүче гаиләләр өчен яңа торак төзелеше программасының үтәлеше турында сөйләде.
Программа буенча барлыгы 91 гаилә яңа өй яисә фатир белән тәэмин ителергә тиеш була. Үткән 2010-11 елларда 81 гаиләгә яңа торак төзеп бирелгән. Быел тагын утрауның 10 гаиләсе шундый ук бәхеткә ирешергә тиеш. Моңарчы искереп хәрабә хәленә җиткән өйләрдә гомер иткән 176 кеше матур итеп төзелгән өр-яңа йортларга күчә дигән сүз бу.
Президент Рөстәм Миңнеханов биредәге мәктәп укучыларын да онытмады. Барлыгы 26 бала президент кулыннан Яңа ел бүләге алып куанды ул көнне. Шуны да искәртергә кирәк: укучыларның тугызы гына Зөя утравында яшәүчеләр, калганнары - якын-тирәдәге авыллардан бирегә килеп белем алучы балалар икән. Монысы да гаҗәп түгел - мәктәп бинасы беренче чиратта төзекләндерелеп заманча җиһазландырылган булган бит.
Онытылып беткән Зөя утравы халкын дәүләт игътибары берничә ел эчендә менә шулай сөендерде.
Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250