Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Зөя утравында атлар утары ачылды

Зөя утравындагы музей-тыюлык тәмам оешып бетеп килә. Баскычтан менүгә матур ташлар түшәлгән мәйдан каршы ала кешене. Шунда ук нәфис итеп тимердән ясалган эскәмияләр куелган, Идел һәм Зөя буйларындагы табигать гүзәллегенә хозурланып утырырга була анда. Утрауның тарихы исә, мәйданның уң ягында ук ачыла башлый. Успения монастыреның, XVII- XVIII гасырларга караган, ат...

Зөя утравындагы музей-тыюлык тәмам оешып бетеп килә. Баскычтан менүгә матур ташлар түшәлгән мәйдан каршы ала кешене. Шунда ук нәфис итеп тимердән ясалган эскәмияләр куелган, Идел һәм Зөя буйларындагы табигать гүзәллегенә хозурланып утырырга була анда. Утрауның тарихы исә, мәйданның уң ягында ук ачыла башлый. Успения монастыреның, XVII- XVIII гасырларга караган, ат хуҗалыгы биналары комплексы - атлар утары белән башлана ул. Өр-яңадан ясалган ихата 29 май көнне тантаналы төстә ачылды.
Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Министрлар Кабинеты рәисе Илдар Халиков, Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Сергей Батин катнашты. Әйтергә кирәк, төрле төбәкләрдән килгән кунаклар да, җыр-биюгә хирыс булган Казан каласы балалары да ишле иде анда.
Зөя утравына килеп әлеге тантанада катнашуларына бигрәк тә балалар сөенгәндер, әлбәттә. Алар башта атлар утарын айкап чыкты. Казан ипподромында тәрбияләнгән бахбайларны якыннан күрү, юртакларның башларыннан сыйпап карарга мөмкин булуы кызыктырды аларны. Абзардагы биш атка да игътибар зур булды ул көнне.
Утарның уң ягында төпләнгән һөнәр остаханәсен дә урап узмады яшь тамашачы. Аеруча тимерче һәм чүлмәкче кызыксындырды, ахры. Тимерче Алмаз Казаков - тимер чүкеп, чүлмәкче Дамир Гыйбадуллин чүлмәк ясап күрсәтте аларга. Остаханәдә агачтан, каештан төрле кирәк-яраклар ясаучы осталар да бар иде.
Президент кыска гына чыгыш ясады. Ул менә шундый матур корылмаларны өлгерткән булдыклы осталарга үзенең рәхмәтен белдерде. Төп инвестор «Татспиртпром» акционерлык җәмгыятенә Мактау кәгазе һәм истәлекле бүләк тапшырды.
Утраудагы эшне җентекләп алып баручы буларак, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә сүз тотты.
- Биредә элек тә атлар утары булган. Бүген ачкан яңасында да атлар абзары, күн сбруй остаханәсе, алачык, кунакханә, ашханә һәм башка кирәкле биналар бар. Менә шулай эшләгән эшебездән үзебез канәгать калып, хәзер кунакларны да шаккатырыр вакыт җитте. Зөя утравын торгызу эшләре түгәрәкләнеп килә, әмма хәзер иң мөһиме башлана: моннан файда алырга кирәк безгә. Иделдәге тарихи урыннарыбызны - борынгы Болгарны һәм Зөя утравын дөньяга танытыр вакыт җитте. Җәйнең икенче яртысыннан да калмыйча, сәяхәтчеләр юлын шул тарихи җирләрдән уздыра башларга кирәк. Ахыр чиктә бөтен тырышуларыбызның төп максаты бу.
Шулай итеп, июль аеннан районыбызның үзенчәлекле утравында чит ил кунаклары да күренә башларга мөмкин.
Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев