Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Зур Өтәктә һәйкәл ачылды

Бүген Мулла Иле авыл җирлегенең Зур Өтәк авылында Бөек Ватан сугышында башын салган авылдашлар истәлегенә һәйкәл ачылды.

Зур Өтәктә һәйкәл моңа кадәр дә бар, тик ул искергән һәм яу кырында ятып калган авылдашларның исемлеге дә юк иде. Быел исә "А.М.Горький исемендәге" завод ярдәме белән һәйкәл яңартылды, исемлек тә булдырылды.

Авыл халкы, кайткан кунаклар бәйрәмгә зур дулкынлану хисе белән җыелды. Ни кызганыч, Мулла Иле җирлегендә бер генә сугыш ветераны да исән түгел. Әмма аларны онытырга хакыбыз юк, алар безнең йөрәкләрдә мәңгелек.

Рамил Садыйков фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев