Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Зинһар, ышанмагыз!

Язгы бозга, ястык калынлыгы булса да - ышанма, ә көзге боз көзге калынлыгы булса да, ышан, дисәләр дә, юк шул, һич кенә дә ышанырга ярамый. Язын-көзен генә түгел, хәтта кышын да! Күптән түгел генә башкаланың Караваево бистәсендә күлдә боз өстендә уйнаган җирендә 10 һәм 11 яшьлек малайларның, боз ярылып, суга...

Язгы бозга, ястык калынлыгы булса да - ышанма, ә көзге боз көзге калынлыгы булса да, ышан, дисәләр дә, юк шул, һич кенә дә ышанырга ярамый. Язын-көзен генә түгел, хәтта кышын да!

Күптән түгел генә башкаланың Караваево бистәсендә күлдә боз өстендә уйнаган җирендә 10 һәм 11 яшьлек малайларның, боз ярылып, суга төшеп китүе моңа ачык дәлил. Малайлар өчәү була. Берсен коткарып калалар, икесе батып үлә...
Бу хәбәр барыбызны да тетрәндерде. Кемдер өлкән кешеләрне гаепләде, гәрчә, бозда уйнаганнарын күреп, чыгыгыз дип кисәткән булсалар да, кемдер - малайларның үзләрен. Бәлкем, өлкәннәр дә гаепледер, шул ук вакытта малайларның үзләрен дә аклап булмый - бер карасаң, кечкенәләр дә түгел бит югыйсә. Инде кем гаепле диеп утырудан файда юк, алма кебек балаларны салкын гүргә күмеп куйган ата-ананың кайгысын болар җиңеләйтми.
Алсу Кәлимуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X