Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Жилетыгыз булсын

Навигация башланды. Йөзәргә чыкканчы, Россия МЧСның Татарстан Республикасы буенча ГИМС үзәгенең Яшел Үзән бүлегендә теркәлгән документларыгызны карап куегыз. Алынмаган булса, алырга, теркәтергә, судно йөртү хокукы таныклыгы алырга, техосмотр үтәргә кирәк. Вак көймәләр: 100 кг су сыйдырышлы көймәләр, 150 кг сыйдырышлы байдаркалар, 250 кг сыйдырышлы резин көймәләр генә теркәлми. Бу язда...

Навигация башланды. Йөзәргә чыкканчы, Россия МЧСның Татарстан Республикасы буенча ГИМС үзәгенең Яшел Үзән бүлегендә теркәлгән документларыгызны карап куегыз.

Алынмаган булса, алырга, теркәтергә, судно йөртү хокукы таныклыгы алырга, техосмотр үтәргә кирәк. Вак көймәләр: 100 кг су сыйдырышлы көймәләр, 150 кг сыйдырышлы байдаркалар, 250 кг сыйдырышлы резин көймәләр генә теркәлми.
Бу язда ГИМС хезмәткәрләре сулыкларга техосмотр үтмичә, коткару җиһазларсыз, судно белән идарә итүгә хокукы булмаган, исерек килеш чыккан хокук бозучыларга карата административ беркетмәләр төзергә өлгерде инде.
Ә көймәдә йөзәргә, балык тотарга яратучыларга шуны истән чыгармаска кирәк: яз көне кинәт җил чыгучан, яңгыр коя башлый. Шуңа ярашлы дулкын күтәрелә. Әгәр бу вакытта су өстендә булсагыз, көймә бортын янәшә баручы дулкынга параллель куймагыз. Дулкынны көймә борыны белән кисеп барырга кирәк, югыйсә, бәла чыгасын көт тә тор.
Ә иң яхшысы: Иделгә, Зөягә чыгар алдыннан, һава торышы белән кызыксыныгыз. Метеорологлар нәрсә генә фаразламасын, коткару җилетыгыз яныгызда булсын.
Россия МЧСның Татарстан Республикасы буенча ГИМС үзәгенең Яшел Үзән бүлеге телефоны 6-01-55.
Александр Кириллов,
ГИМС үзәгенең Яшел Үзән бүлеге инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X