Бүген Яшел Үзән ПАТП предприятиесе янында автотранспортларны газ белән тәэмин итү станциясе ачылу тантанасы булды.
Хәзер шәһәребез урамнарындагы җәмәгать транспорты - автобуслар табигый зәңгәр ягулык (метан) белән йөргәндә, мондый объектның булуы бик актуаль.
- Татарстан Республикасы Россиядә газ моторлары инфраструктурасын үстерү буенча беренче регион. Шуңа күрә автотранспортларны газ белән тәэмин итүче компрессор станцияләрен (АГНКС) төзүне дә биредә башлап җибәрдек, чөнки Татарстанда нинди генә яңарышка тотынсалар да - ул эшли. Безнең ил табигый газга бик бай, аның запасы якынча 56 елга җитәрлек (ә нефтьнеке - 26 елга). Нигә әле без аны чит илләргә сатыйк, үзебездә дә менә дигән итеп кулланып була бит! Ул экономик яктан да, экологик яктан да бик отышлы. Безнең тәкъдимне кире какмаганга Рөстәм Миңнехановка рәхмәтебезне белдерәбез! - дип, тантананы ачып җибәрде «Газпром» җәмгыятенең директорлар советы рәисе Виктор Зубков.
- Бүген сез безгә түгел, ә без сезгә рәхмәт әйтергә тиеш, - дип дәвам итте президентыбыз. - Мондый станцияләрдән безнең республика отты гына - табигый газ ягучы автотранспортлар сатып алуга дәүләт субсидияләр бирә. Мәсәлән, һәр трактор, дип әйтик, ягулыкка көненә 2-3 мең сум экономия ясый. Шулай да беренче урында метанның экологик яктан зарарсыз булуы тора, ә экономиясе түгел!
Бүгенге көндә 1 куб.метр метанның бәясе - 11 сум 50 тиен. Әгәр дә тора-бара ул 13 сумга менсә дә, барыбер бензинга караганда ике тапкыр арзан булачак. Әйтик, «ГАЗель» машинасына бер бак бензин 150 километрга җитсә, табигый газ белән ул 232 километр ара үтәчәк. Аерма шактый! Ә инде метанның бөтенләй янып бетеп, тирә-юнь мохиткә бернинди дә зарар китермәве - иң зур плюс.
- Миңа бик ошый, машинаның торышында бернинди дә аерма күрмим, ә уңай яклары бар. Солярка исенә батып эшләгән кебек түгел инде! Кышкы зәһәр суыкларда да ягулыкның кату куркынычы юк, - ди, көнкүреш калдыклары ташучы «КамАЗ» хуҗасы Илгиз Газизов.
Димәк, кайсы яктан гына карасаң да - табигый газ (метан) ягулыгына көйләнгән моторлы автотранспорт иң кулае булып чыга. Әлегә андый транспортның бәясе 20-30 процентка кыйммәтрәк булса да (Зубков сүзләренә караганда, алар инде бу җитешсезлек өстендә эшлиләр), ягулык ягыннан барыбер отышлы булачак. Алдагы елда республикабызда газ заправкаларының саны 25кә җитәр, дип планлаштырыла.
Гөлнара ВӘЛИЕВА
Илсөя Завилейская фотолары.
Нет комментариев