Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Зеленодольск» футбол командасы сигез елга беренче тапкыр республика чемпионы исеменә лаек (+ФОТО)

Журналистлар сорауларына җавап бирә һәм котлаулар кабул итә башлаганчы, «Зеленодольск» ФК директоры Нияз Низамов иң башта команданы, уенчыларны, тренерлар, администрация составын һәм, әлбәттә инде, яшел үзәнлеләрнең чемпион булуында мөһим роль уйнаучы партнерларны, спонсорларны, шәһәр җитәкчелеген котлады, аларга рәхмәтен җиткерде.

- Җанатарларга аерым рәхмәт әйтәсем килә, аларның республикада иң яхшы җанатар булуында бернинди шик юк! Мәшәкатьләре баштан ашкан булса да, һава торышының нинди булуына карамастан, трибуналар шыгрым тулы була. Бу юлы командабыз өчен җан атарга 600дән артык кеше килде. Алар арасында яшьләр һәм балаларның күп булуы бигрәк тә сөендерә, - дип, шатлыгы белән уртак­лашты Нияз Низамов.
Шунысын әйтергә кирәк, бу юлы һава торышы яшел үзәнлеләргә кояшлы көн бүләк итте.
Шулай итеп, бер үк вакытта өч уен: Яшел Үзәндә, Бөгелмәдә һәм Түбән Камада. Грандиоз финиш прог­раммасы җанатарларны тагын да кыздыра: 2016 ел сезоны «Зеленодольск» һәм «КАМАЗ» командалары арасындагы матч нәтиҗәсе белән тәмамлана бит. Яшел Үзән командасы чемпионатта буенча 38 балл суммасы белән беренче позициядә.
- Әйе, бу хәлиткеч уен булды, - дип дәвам итә Нияз Низамов. - Шулай булса да, 24 сентябрьдә узган безнең команда белән «Мотор-Академия» командасы арасындагы уенны төп уен дип атар идем. «Мотор-Академия» көчле тренерлы кодрәтле команда. Без бу уенга бик нык әзерләндек. Даими тренеровкалар, уенга көйләнү, безгә каршы уйнаучыларның тактикасын өйрәнү - берсе дә калмады. Шәһәрне тутырып афишалар, баннерлар элдек, ролик әзерләдек. Аны карагач, хатыным: «Миңа һичшиксез бу уенда булырга кирәк!» - диде. Шулкадәр нык әзерләндек һәм ... оттырдык. Дөресен генә әйткәндә, шул мизгелдә нидер булды. Икенче сезон турында сөйләшә башлаган идек инде. Безне җиңүләре фәрештәләрнең «Амин!» дигән сәгатенә туры килмәгән булып чыкты. Безнең кырдагы җиңүеннән соң Казанның «Мотор-Академия» командасы рәттән өч уенны оттырды, җитмәсә көндәшләренең берсе - аутсайдер-команда. Менә ул безнең шанс! Һәм безнең команда аннан файдалана алды! Егерме минут кала Эдик Гатауллин, пенальти хокукын яулады, ә Тимур Парменов Чаллының «КАМАЗ» капкасына җиңү голын кертте. Мин бу турыда тыныч кына сөйли дә алмыйм. Трибунада нәрсә булуын күз алдыгызга да китермисез - ул шартлады!
«Зеленодольск», афәрин! Ур-ра!!!! Тугры җанатарларыгыз татыган кадерле хисләр өчен! Яраткан шәһәребездә беренче титул өчен. Әңгәмәдәшем әйткәнчә: «Мондый сәбәп буенча ел да интервью бирер­гә насыйп булсын!»
Уңышлар сезгә, горурланабыз.
Илсөя Завилейская.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев