Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Заводта уникаль корабль төзи башладылар

Апрель ахырында Горький исемендәге заводта берсе артыннан берсе истәлекле вакыйгалар булып кына торды. Менә тагын 22100 проекты сериясендәге икенче чик сагы корабленә нигез салу тантанасы гөрләде.

28 апрельдә булган тантаналы чараларда Россия һәм Татарстан хөкүмәте, Россия ФСБ чик хезмәте, министрлык һәм ведомство вәкилләре катнашты.
- Безгә хәзер иң катлаулы бурычларны да ышанып тапшыралар, - диде бу тантанада кунакларны һәм завод хезмәткәрләрен котлап, предприятиенең генераль директоры Ренат Мистахов. - Ә без үз чиратыбызда аны даими исбатлап торабыз.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев та горькийлыларны котлап, аларга тырыш хезмәтләре өчен рәхмәтен җиткерде.
- Заводның репутациясе зур - бу бик яхшы. Шундый мөһим заказлар үтәп сез икътисадны да үстерәсез, - диде ул.
Россия ФСБ хезмәтенең яр буе сагы департаменты җитәкчесе, вице-адмирал Геннадий Медведев узган елда шушы сериядәге баш корабны Фин култыгыннан Мурманскига җибәрү тантанасын искә төшереп, Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә һәм проектын төзүче «Алмаз» җәмгыятенә рәхмәт сүзләрен әйтми булдыра алмады.
- Сезнең алда бик катлаулы бурыч тора. Бу кораб 2019 елда файдалануга тапшырылачак, - диде ул. - Сез чираттагы тапкыр үзегезнең нинди кыю адымнарга сәләтле булуыгызны аклыйсыз.
Ә Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Александр Тыгин бу вакыйганы шәһәрнең юбилее белән бәйләде:
- Без хәзер горурланырлык даталар белән яшибез. Быел шәһәр үзенең 85 еллык юбилеен билгеләсә, ә завод - 121 еллыгын. Димәк, ул шәһәрдән дә олырак һәм тәҗрибәлерәк. Шуңа күрә заводның горурланырлык эшләре дә күп. Максатыбыз - илнең оборонасын ныгыту һәм үзебезнең иң кыю адымнарга әзер торуыбызны исбатлау, заказчыларны күбрәк җәлеп итү.
Бу тантанада Санкт-Петербургтагы «Алмаз» Үзәк диңгез конструкторлык бюросы» акционерлык җәмгыятенең 22100 проектының баш конструкторы Борис Лейкиска да сүз бирелде. Ул бу корабның башкалардан һәм хәтта шушы проекттагы баш корабтан аермалык­ларын билгеләде.
- Ул уникальлеге белән аерылып тора, - диде конструктор.
- Баш корабта бөтен җиһазлар чит илдән кайтарылган булса, хәзерге санкцияләр чорында җиһазларны Европадан сатып алу мөмкинлеге юк. Димәк, иң кыска срокларда җиһазларны да үзебезнең илдә ясарга һәм аларны чит илнекеннән өстенлеклерәк тә итәргә кирәк булачак. Бу бик экономияле һәм автоном корабль. Ул су өстендә 60 тәүлеккә кадәр яши алачак. Экипаж өчен уңайлы шартлар тудырылган. 45тән артык кеше сыешлы. Кыскасы, бөтенләй дә заманча һәм башкаларын кабатламаган ышанычлы «эш аты».
Әлеге тантанада традиция буенча предприятиенең иң яхшы эшләүче хезмәткәрләренә грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды. Соңыннан корабльгә истәлек тактасы урнаштырылып, бөек эшләргә старт бирелде. Ә безнекеләр сынатмаячак, беркайчан да!
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев