Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Завод алтынчы “Граченок”ны очырачак

7 майда "А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән суднолар төзү заводы" ачык акционерлык җәмгыятендә Россия Хәрби Диңгез флоты өчен алтынчы 2180 проектлы диверсиягә каршы торырлык катерга ("Граченок") нигез салу тантанасы булды. Мондый катерның беренчесенә 2008 елда нигез салынды һәм ул хәзерге көндә Ленинград хәрби-диңгез базасында хезмәт итә. Катерга нигез салу тантанасында...

7 майда "А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән суднолар төзү заводы" ачык акционерлык җәмгыятендә Россия Хәрби Диңгез флоты өчен алтынчы 2180 проектлы диверсиягә каршы торырлык катерга ("Граченок") нигез салу тантанасы булды.
Мондый катерның беренчесенә 2008 елда нигез салынды һәм ул хәзерге көндә Ленинград хәрби-диңгез базасында хезмәт итә.
Катерга нигез салу тантанасында катнашкан Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов сүзләренә караганда, "2020 елга кадәрге чорда Россия Федерациясенең саклану-сәнәгать комплексы үсеше" программасы кысаларында Яшел Үзән заводы суднолар төзү производствосын киң күләмдә модернизацияли. Министр завод коллективын әлеге тантана белән котлап, традицияләрне саклаганнары һәм яшьләр белән тәҗрибәләрен уртаклашканнары өчен завод ветераннарына олы рәхмәтен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250