Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Көн темасы

ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова Зөя утрау-шәһәрчегенә килде

Визитның программасы Гражданнар сугышы музее, КФУның мәгълүмати-белем бирү үзәге, Никольский чиркәве һәм Успение соборы белән танышуны үз эченә ала.

ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова Зөя утрау-шәһәрчегенә килде. Аны Россия мәдәният министры Владимир Мединский, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәһмиев һәм башка рәсми затлар озатып йөри.

Визитның программасы Гражданнар сугышы музее, Казан (Идел буе) федераль университетының мәгълүмати-белем бирү үзәге, Никольский чиркәве һәм Успение соборы белән танышуны үз эченә ала.

Ирина Бокова шулай ук Богородица-Успение монастыреның башка архитектура-тарихи объектларын, утрауда узган айда ачылган сәнгать галереясен дә карарга ниятли.


Көннең икенче яртысында ул Казан обсерваториясендә булачак, ә кичен «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгендә аның катнашында рәсми тантана була. Ирина Бокова Татарстан җитәкчелегенә Зөя утрау-шәһәрчеге Успение соборы һәм монастырен ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү турындагы сертификат тапшырачак. Бу - Татарстан территориясендәге ЮНЕСКО исемлегенә кертелгән өченче объект.

(Зөя утрау-шәһәрчеге, 21 август, «Татар-информ», Арсений Маврин).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев