Юллар хаталарны кичерми
Тимер юл аша чыга автомобиль юллары - иң катлаулы һәм куркыныч урыннар. Шуңа күрә, юл-транспорт фаҗигаләрен булдырмау максатыннан чыгып, ЮХИДИ хезмәткәрләре «Тимер юл переезды» дип аталган рейдлар уздырып тора. Узган атнада транспорт күп йөри торган урыннарда шундый профилактик акция булып, белешмәлекләр таратылган. Кагыйдә бозуның иң таралганы - переездларда тавыш сигналына...
Тимер юл аша чыга автомобиль юллары - иң катлаулы һәм куркыныч урыннар.
Шуңа күрә, юл-транспорт фаҗигаләрен булдырмау максатыннан чыгып, ЮХИДИ хезмәткәрләре «Тимер юл переезды» дип аталган рейдлар уздырып тора. Узган атнада транспорт күп йөри торган урыннарда шундый профилактик акция булып, белешмәлекләр таратылган.
Кагыйдә бозуның иң таралганы - переездларда тавыш сигналына игътибар бирмәү. Бу гадәти юлда кызыл утка керү белән бер. Андый кагыйдә бозучыларга 1000 сум күләмендә штраф салына яисә 3 айдан алып 6 айга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителә, кабаттан бозса - 1 елга кадәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев