Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Юлда йөргәндә

6 апрельдән, Яшел Үзән районара почта бүлегеннән алынган хәбәрләргә караганда, юл йөргәндә ташламалардан файдаланучылар почта бүлекләрендә социаль картага акча сала ала. Шәһәрнең һәр почта бүлеге халыкка бу төр хезмәтне күрсәтергә әзер. Моннан тыш, Васильево, Әйшә, Бело-Безводное, Бишнә, Зур Ключи, Осиново, Октябрьский, Олы Карагуҗа, Раифа почта бүлекләрендә дә, автобуста йөргән өчен...

6 апрельдән, Яшел Үзән районара почта бүлегеннән алынган хәбәрләргә караганда, юл йөргәндә ташламалардан файдаланучылар почта бүлекләрендә социаль картага акча сала ала.
Шәһәрнең һәр почта бүлеге халыкка бу төр хезмәтне күрсәтергә әзер. Моннан тыш, Васильево, Әйшә, Бело-Безводное, Бишнә, Зур Ключи, Осиново, Октябрьский, Олы Карагуҗа, Раифа почта бүлекләрендә дә, автобуста йөргән өчен алдан ук акча салып, юл йөргәндә транспорт картасыннан рәхәтләнеп файдаланырга мөмкин.
Юл акчасын, аңлашылганча, алдан, һәр айның 9ына кадәр салырга кирәк. Әгәр транспорт картасына айның 9нан соң акча кертсәң, транспорт картасыннан бары тик киләсе айда гына файдалана аласың. Әлеге төр хезмәт ташламалардан файдаланучыларга гына кагыла.
Шуны да әйтергә кирәк, автобус кондукторларының һәркайсы юл йөрү документларын тикшерү җайланмасы белән тәэмин ителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев