Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Юбилейда бүләкләр дә «җирский»!

Газета чыгу - могҗиза. Бу сүзләр артында журналистларның, бөтен редакция коллективының зур эше, төгәл ритмы, ашыгыч заданиеләр, йокысыз төннәр, номерга тиз-тиз бирелгән яңалыклар, фикер эзләнеше, фантазия очышы... Безнең газетада һәрвакыт чын энтузиастлар, үз эшенең осталары, һөнәренә тугрылыклы кешеләр эшләде һәм эшли.

Һәм менә газетаның беренче номеры чыгуга 27 сентябрьдә 20 ел тула.
Газета нәшер ителә башлаган көннән алып бик күп нәрсә үзгәрде, күләме, полиграфик бирелеше, публикация­ләрнең тематикасы... Бик үзгәрүчән, ашыгыч заманда яшибез шул. Әмма бер нәрсә үзгәрешсез: газета һәрвакыт халыкка якын булып калды, районыбыз данын арттыручы кешеләр турында, районыбызның ил белән күтәргән тарихи вакыйгаларны сурәтләде.

20 еллык юбилеебызны зурдан кубып үткәрә алмасак та, укучыларыбыз арасында берничә бәйге уздырырга булдык. Акчага корылган гасырда бүләкләребез дә «җирский»: 1 капчык шикәр комы, 1 капчык он, 1 мең сумлык карточка.
2016 елның беренче яртысы өчен язылган квитанцияләрне яки аларның икенче нөсхәләрен 1 ноябрьгә кадәр редакциягә җибәрегез. Газетабызның 11 ноябрь санында бүләк отучыларның исем-фамилияләрен бирәчәкбез.

«Яшел Үзән»гә язылу бәясе - әлегә 522 сум. Сез, әлбәттә, газетага 3 айга, 4 айга языла аласыз. Әмма бәйгедә ярты елга язылучылар гына катнаша ала.
Башладык, җәмәгать!

Газетаның юбилее уңаеннан тагын бер бәйге - такмаклар бәйгесе. «Яшел Үзән» турында иң кызык­лы такмак иясен дә бүләк көтә. Нәрсә?! Ә монысы сер булып калсын әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев