Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Көн темасы

Юбилей елында Каюм Насыйриның туган авылына да бераз игътибар булыр дип уйлаган идек...»

Татар милләтенә Каюм Насыйри кебек бөек шәхес биргән авыл турында күпләрегез белми дә торгандыр. Татарның Леонардо да Винчиедәрәҗәсендә йөргән К.Насыйри авылында яшәүчеләр салаларын яшәтеп калу, аның хакында башкаларга аваз салу эшенә җиң сызганып керештеләр.

Яшел Үзән районы Кече Шырдан авылы бүгенге көндә зур үзгәрешләр кичерә. Авылның тарихи урыннары төзекләндерелә, К.Насыйри мәчете дә халык көче белән торгызыла. Моннан тыш мәгърифәтче исеменә нисбәтле проектлар тормышка ашырыла башлады.

«Каюм Насыйри туган җирен торгызу» фонды (директоры - Асия Гобәйдуллина) Каюм Насыйри һәм аның әдәби мирасына багышланган II төбәкара бәйге оештырып җибәрде. Бәйге читтән торып уза, әмма җиңүчеләр К.Насыйриның 192 еллыгына багышланган кичәгә Кече Шырдан авылына чакырылып бүләкләнәчәк, ди оештыручылар. Бу хакта һәм авыл мөгаллименең бүгенге тормышы хакында Яшел Үзән районы Кече Шырдан авылы егете, укытучы Рамил Шакиров белән сөйләшәбез.

- Рамил, К.Насыйриның туган авылында бик күркәм чаралар оештыра башладыгыз.

- 2015 елда бөек мәгърифәтчебез, галим, язучы Каюм Насыйриның тууына 190 ел булды. Бәлки шушы елда булса да бөек милләттәшебезнең туган авылына бераз игътибар булыр, дип ышанган идек, тик өметләр акланмады. Бер төркем активистлар җыелышып үз көчебез белән бик матур кичә оештырдык. Һәм, нәтиҗәдә, бу эшне һәр елны башкарырга кирәк дигән фикергә килдек. Шулай итеп, 2016 елда К.Насыйри әсәрләре буенча иҗади эшләр бәйгесе оештырдык. Үзебезнең район һәм шәһәр мәктәбе укучыларыннан 45 хезмәт килде. Хәтта Башкортстаннан 4 конкурсант катнашырга теләк белдергән иде. Әлеге эшләр Казанда төзелгән профессиональ жюри тарафыннан бәяләнеп, җиңүчеләргә «Каюм Насыйри туган җирен торгызу» фонды тарафыннан дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тантаналы кичәдә тапшырылды. Әлеге проектыбыз күпләрдә кызыксыну уятты. Шулай итеп, бу бәйгене традицион чарага әйләндерергә уйладык. Әмма һәр елны аның юнәлешен бераз үзгәртергә дип килешеп, быелгысын төбәкара дәрәҗәгә күтәреп Каюм Насыйриның әдәби мирасына һәм әдипнең үзенә багышларга карар кылынды. Быелгысына инде рәсемнәр түгел, ә Каюм Насыйрига багышлап үзләре иҗат икән шигырьләр һәм К.Насыйриның әдәби әсәрләрен сәнгатьле укуны яки әсәрләреннән өзек куеп төшергән видеоязмалар кабул итәргә булдык. Шул рәвешле һәр елны авылдашыбыз К.Насыйриның күпкырлы хезмәтен киңрәк җәмәгатьчелеккә танытасыбыз килә. Сер түгел, халык әле мәгърифәтчебезнең бай, бүгенге көнгә дә актуаль булган иҗаты, хезмәте белән таныш түгел.

- Сездә төзелгән К.Насыйри фонды даими рәвештә планнар корып эш итә. Яңа елдан нәрсәләр башкарырга исәп тотасыз?

- Узган ел Каюм Насыйриның туган җирен торгызу буенча даими эш алып барылды. 14 февральдә ел саен бөек шәхесебезне искә төшереп, аңа һәм башка авылдашларыбызның истәлегенә багышлап Коръән укыту, халык белән авыл клубында әдәби-музыкаль кичә уздыру инде традициягә кереп бара. Менә быел да әзерлек эшләренә керештек. Быел әлеге чараны 18 февральгә планлаштырып торабыз. Бәйрәмдә Казаннан һәм Яшел Үзәннән дәрәҗәле кунаклар бик теләп катнаша.

- Рамил, Насыйри исемендәге мәчет торгызылып килә. Әлеге иман йорты тулы көченә кайчан эшли башлаячак? Анда имам булып торырлык кешегез бармы? Гомумән, узган ел нинди уңышларга ирештегез?

- К.Насыйри исемендәге түгел, ә К.Насыйри мәчете дисәк дөресрәк булыр. Чөнки без 1902 елда Каюм Насыйри акчасына салдырылган мәчетне торгызабыз. Шуңа да әлеге эшкә керешкәндә төп максатыбыз, аның безгә бик тә кадерле булган тарихи ядкәрен саклап, киләсе буыннарга калдыру иде. Ул гади мәчет кенә түгел, ә мәгърифәтчебезнең тарихи бер истәлеге, изге урын. Матди көчебез җитсә, быел җәйгә мәчетне ачарбыз дип уйлыйбыз. Әлбәттә, имам булып торырлык кешебез бар. Узган елгы уңышларга килгәндә, мәчет төзелеше белән берлектә авылда ике чишмә торгызылды. Махсус проект буенча эшләнгән чишмә йортларыбыз бик матур килеп чыкты. Алга таба алар авылдашларыбызның гына түгел, килгән кунак, туристларның да яраткан урынына әверелер.

- Сез күрше Ачасыр авылында укытучы булып та эшлисез, клубта мөдир дә, моннан тыш җәмәгать эшчәнлегендә дә катнашасыз, оештырасыз дигәндәй - боларның барысына да ничек җитешәсез? Ә иң мөһиме - күңелегезне биреп эшләргә нәрсә мәҗбүр итә?

- Әйе, төп һөнәрем буенча мин укытучы. Эшемне бик яратам. Авыл клубында мөдир вазыйфасын тәкъдим иткәч тә килештем. Белмим, хәзер инде күнгән, бу эшләр бер-берсенә комачауламый, миңа калса, тулыландыра гына. Һәрберсе дә иҗади якын килүне сорый. Мин бит әле тәрбия эшләре буенча директор урынбасары да, шуңа күрә аларның эш юнәлешләре бер-берсенә якын кебек. Гаиләм әлегә юк, бәлки шуңа да миңа җиңелрәк биреләдер...

- Гадәттә, яшь кешенең авылда каласы килми. Шәхсән сине авылда нәрсә тотып тора соң?

- Нәрсә дип әйтергә икән, белмим, алдыма һичшиксез шәһәрдә генә эшләп яшәрмен дигән максат куймадым. Авылга да кайтырмын дип уйламаган идем. Һөнәри башлангычымны Казан шәһәренең Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче гимназиясендә башлап җибәрдем. Укуым да әлеге мәгариф учагында узган иде. Бүгенге гимназия директоры Камәрия Зиннур кызы безнең сыйныф җитәкчесе булды. Язмыш сынаулары мине бүгенге эш урыным - Яшел Үзән районының Ачасыр гомуми белем бирү мәктәбенә илтеп тапшырды. Һәм менә инде 16 ел шунда хезмәт куям. Мәктәбемне, коллективны һәм укучыларымны бик яратам. Шуңа күрә шәһәргә китү турында уй бер генә дә башыма килмәде. Хәзерге авыл бит ул элеккеге авыл түгел. Анда да шәһәрчә яшәп була!

- Авыл укытучысы буларак, мәгариф министрлыгына нинди киңәшләрегез бар? Авыл укытучысының абруен тоясыңмы?

- Авыр сорау кебек булды әле бу. Нинди киңәш бирергә? Авыл мәктәпләрендә шартлар, миңа калса, хәзер шәһәрнекенә якын диярлек. Безнең мәктәптә бар шартлар да тудырылган. Теләсә кайсы авыл өчен бердәнбер проблема ул - мәктәптә укучылар саны аз булу, шуңа да мәктәпне саклап калу. Министрлык әлеге юнәлештә эшне бик яхшылап анализлап, уйлап башкарсын иде. Беләсезме, тагын нинди киңәш: авыл мәктәпләре һәм авыл укытучылары өчен дә аерым бәйгеләр-ярышлар булсын иде. Килешәсездер, шәһәрнең мең укучылы мәктәпләре белән авылның йөз укучылы мәктәпләренә бер тигезлектә ярышуы кыенрак. Укытучының, бигрәк тә мәктәп җитәкчелегенең иң газап чиккән проблемасы ул - күпләгән документ эше. Укучылар саны аз булганлыктан, тиешле ставкалар мәктәпкә бирелми, шуңа да аңа секретарь эшен дә, бухгалтер эшен дә, программист, лаборант, экономист һәм башка бик күп эшләрне башкарырга туры килә. Шулар бераз кимесә, без күбрәк укучылар белән эшләр идек, нәтиҗәләребезне күтәрер идек.

Үз хезмәтеңне яратып, тиешле нәтиҗәләр күрсәтеп эшләсәң, абруй бардыр инде ул! Әмма элеккеге замандагыча түгел инде барыбер. Һәрвакытта яхшыракка өметләнәдер кеше!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев