Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Җыенга җыенабыз

Әби-бабаларыбыз ислам динен кабул иткән көнне билгеләү уңаеннан Болгарда 25 майда «Изге Болгар җыены» уза. Безнең районнан да Болгарга быел хакимият ярдәме белән бирелгән 4 уңайлы автобусда 180гә якын мөселман, дин әһеле, мөслимәләр җәмгыяте, район имамнары, мәдрәсә укытучылары һәм шәкертләр сәяхәт кылачак. Җыенга муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Тыгин...

Әби-бабаларыбыз ислам динен кабул иткән көнне билгеләү уңаеннан Болгарда 25 майда «Изге Болгар җыены» уза.
Безнең районнан да Болгарга быел хакимият ярдәме белән бирелгән 4 уңайлы автобусда 180гә якын мөселман, дин әһеле, мөслимәләр җәмгыяте, район имамнары, мәдрәсә укытучылары һәм шәкертләр сәяхәт кылачак. Җыенга муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Тыгин барачак.
Сәяхәт алдыннан ТР Диния нәзарәтенең мөфти ярдәмчесе Рөстәм Хәйруллин килеп муниципаль район мөхтәсибе - имам-хатыйб Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллинга рәсми рәвештә шәһадәтнамә дә тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250