Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
Көн темасы

Җәйге эшне бүгеннән

Яшел Үзән муниципаль районның 20 авыл һәм шәһәр җирлекләрендә гражданнарның үзсалымы мәсьәләләре буенча референдум узды. 3 авыл җирлегендә - Раифада, Октябрьскийда, Васильевода, халыкның пассивлыгы аркасында, референдум булмады.

Әлеге референдумның мөһимлеге турында газетада еш язып торабыз һәм быел авыл җирлекләрендә үзсалым акчасына нинди эшләр башкарылуы турында да язмалар дөнья күрде. Әйтергә кирәк: авыл халкы бу программадан зур файда күрә. Нәрсәсен яшереп торасың, программа эшли башлаган елларда аңа ышаныч артык зур түгел иде, әмма хәзер, эш күренгәч, халык теләп катнаша башлады. Акъегет авыл җирлегенә кергән авылларны гына алыйк. Проект башланганда алар үзсалымны 200 сум гына итеп билгеләгән иде, ә хәзер - 600 сум.
Районда референдумда катнашырга тиешле 50198 кеше яши, шуларның 22114е референдумда тавыш биргән, бу район буенча якынча 44,05%.
Иң актив халык Олы Яке авыл җирлегендә яши икән, биредә халыкның 90%ы референдумда катнашкан. Шулай ук Олы Ачасыр, Олы Шырдан, Күгеш, Мулла Иле, Түбән Урысбага, Рус Әҗәле, Өтәшкә, Акъегет, Мамадыш-Әкил авыл җирлекләре дә активлык күрсәткән. Калган җирлекләрдә сайлаучыларның активлыгы 50 белән 70% арасында. 13 авыл җирлегендә халыкның 90%ы билгеләнгән сумманы түлибез дип, референдумны яклап чыккан. Шунысын да әйтергә кирәк: авыл җирлекләре Советлары үзсалым акчасын 100дән алып 600 сумга кадәр билгеләде.
Билгеле булганча, халык үзара салым салып җирлек проблемаларын хәл итү өчен җыйган һәр 1 сум акчага төбәк бюджетыннан 4 сум өстәп бирелә. Ләкин документлар әйләнешен көтеп, ул акчаларны алу һәм аны алдан халык белән килештерелгән эшләрне башкаруга тоту шактый озак вакыт таләп итә. Нәтиҗәдә, инде көз-кыш айлары җитеп, гадәттә, төзелеш белән бәйле эшләр ахыргача төгәлләнми кала иде.
- Авылда күп эшләрне җәйге чорда башкарырга кирәк, тик җирле үзидарәләргә акчалар көз көне генә килеп ирешә. Шуңа күрә әгәр быел ноябрьдә референдумнар оештырылса, аның акчаларын киләсе елда җәйге сезон башында эшкә җигеп булачак, - дип аңлаткан иде ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров.
Референдум актив үтте. Үз авылы тормышына битараф булмаучыларның барысына да рәхмәтлебез.

Үзсалым суммасы

Авыл җирлеге

100 сум

Зур Ключи, Свияжск

150 сум

Карамалы Тау

200 сум

Әйшә, Бишнә, Олы Карагуҗа, Күгәй, Мамадыш-Әкил, Новопольский, Норлат, Осиново, Рус Әҗәле, Өтәшкә, Октябрьский

250 сум

Осиново

300 сум

Олы Шырдан, Түбән Урысбага, Олы Яке, Олы Ачасыр

350 сум

Мулла Иле

400 сум

Күгеш

600 сум

Акъегет

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев