Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Язның үз законнары

Яз үзенекен итә. Әкренләп, карлар да эреп бетә инде. Халыкка артык мәшәкать тудырмыйча гына, елга-күлләр дә боздан арчылып килә. Елгаларда боз быел, башка еллардагы белән чагыштырганда, иртәрәк китте. - Гөбенә елгасында боз 24еннән 25 мартка каршы китте, - дип сөйли Яшел Үзән МЧС җитәкчесе Вячеслав Долганов җитәкчеләрнең дүшәмбе киңәшмәсендә. -...

Яз үзенекен итә. Әкренләп, карлар да эреп бетә инде. Халыкка артык мәшәкать тудырмыйча гына, елга-күлләр дә боздан арчылып килә. Елгаларда боз быел, башка еллардагы белән чагыштырганда, иртәрәк китте.
- Гөбенә елгасында боз 24еннән 25 мартка каршы китте, - дип сөйли Яшел Үзән МЧС җитәкчесе Вячеслав Долганов җитәкчеләрнең дүшәмбе киңәшмәсендә. - Елгаларда иң зур күтәрелеш 25еннән 26 мартка каршы Татар Танае һәм Мамадыш-Әкил авыллары янында булды. Тулаем алганда, су 2 метрга күтәрелде (6 метр критик нокта булып исәпләнә). Рус Әҗәле янында күтәрелеш 2,5 метр тирәсендә булып, 29 мартта су кими дә башлады. Ташу вакытында гадәттән тыш хәлләр килеп чыкмады. 2013 елда Рус Әҗәлендә төзелгән суүткәргеч дамба үзенең уңай нәтиҗәсен күрсәтте дип әйтергә кирәк.
Зөя елгасында боз китү 27 мартта башланып, 31 мартка арчылып та беткән. 7 апрель мәгъ­лүматлары буенча, Идел елгасы да боз­дан арчылып килә инде. Боз аның кайбер урыннарында, яр кырыйларында гына калган.
Тагын бер мөһим мәсьәлә язгы чорда автомобиль юлларында йөрүче авыр йөк машиналарына кайбер чикләүләр кертелүе турында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Самир Мәрдәнов аңлатма бирде. ТР Министрлар Кабинеты Карары нигезендә 2014 елның 15 апреленнән 14 майга кадәр зур йөк автомобильләренә юлларда чикләүләр кертелә. Ул билгеле авырлыктагы йөк ташучы транспорт чараларына кагыла. Ә инде 20 майдан 31 августка кадәр (җәйге чор) яңа төр чикләүләр кертеләчәк, ягъни көндезге температура 32 градус җылылыктан артканда авыр йөк автомобильләренә йөрүгә чикләүләр билгеләнәчәк. Әлеге чаралар язын һәм җәен автомобиль юллары челтәренең төзеклеген тәэмин итү өчен эшләнә. Контроль пост Яшел Үзән районының Яңа Тура янында урнашачак һәм тагын 2 стационар пост куелачак.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев