Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яшьлек кайтыр кебек: Ачасыр әбиләре скандинавиячә атлаудан рәхәтлек тапкан

"Яшь гомер бер узгач, Кайтмый ул яңадан. Тик минем яшьлек никтер кайтыр кебек..."

Юлыгыз Яшел Үзән районы Олы Ачасыр авылы аша узганда, урамдагы кичке тынлыкны бозып, шундый күмәк җыр ишетсәгез, аптырап калмагыз. Җыр сузучылар - авылның "Таякчы әбиләре"! Ачасыр яклары өчен бу инде гадәти күренешкә әйләнгән: көздән бирле авылның өлкән яшьтәге бер төркем хатын-кызы Скандинавия йөреше белән мавыга һәм шөгыльләреннән тәм табуларын җыр аша белдертә. Олы Ачасырда аларга яратып: "Таякчы әбиләр", - дип дәшәләр...

КАЯН КИЛЕП ЧЫККАН?

Скандинавия йөреше (инглизчә - Nordic Walking яисә Finland Walking сүзләреннән алынуы мәгълүм) - физик активлыкның бер төре ул. Үзенең аерым методикасы, йөрү техникасы, махсус таягы да булган, әле чагыштырмача яңа төр саналган әлеге шөгыльне үз итүчеләр көннән-көн арта бара.


Сүз дә юк, 1990 елларда гына бөтен дөньяда киң таралып өлгергән бу шөгыльнең чишмә башын борынгы чорлар белән бәйләп караучылар да бар. Имеш, көтүчеләр, хаҗилар өчен таяныч буларак кулланылган таякны күреп, махсус таякка таянып чыгучылар барлыкка килгән.

Шулай да скандинавия йөрешенең киң таралуына Финляндиянең профессиональ чаңгычылары сәбәпче. 1940 елларда алар, үзләренең осталыкларын саклау максатыннан, сезоннан тыш вакытта да чаңгы таяклары ярдәмендә күнегүләрен дәвам иткән. 2004 елда Финляндиядә 760 мең кешенең әлеге төр белән шөгыльләнүе ачыкланган. Скандинавия йөреше өчен беренче махсус таяклар 1997 елда барлыкка килгән.

1990 елда ул аерым спорт төренә әверелә, соңрак Германия һәм Австриягә үтеп керә. 2000 елда әле шул өч илнең генә Халыкара Скандинавия йөреше ассоциациясенә керүе билгеле. Хәзер инде оешма 20дән артык илне берләштерә.

ӘЙДАМАН ТӘСКИРӘ

Менә шундый тарихи юл узган Скандинавия йөрешенең Казаннан йөз чакрымлап читтә урнашкан Олы Ачасыр авылына юл яруына 70 яшьлек Тәскирә апа Шәйхуллина, дөресрәге, аның ире - озак еллар физкультура укытучысы булып эшләгән Рафаэль абый "гаепле" икән.

- Баштарак сәламәтлекне ныгыту максатыннан үзем генә урам буйлап әйләнеп керүне гадәткә керткән идем, - ди Тәскирә апа. - Ирем таяк белән йөрергә киңәш итте, күпкә файдалырак булуын әйтте. Скандинавия йөреше сулыш алу органнарын көйли, аяк һәм кул мускулларын ныгыта, йөрәк-кан тамырлары системасын, бигрәк тә кан басымын рәткә китерә, диде ул. Ничек йөрергә кирәклеген дә аңлатты. "Атнасына кимендә дүрт көн һәм көн саен бер сәгатьтән озаграк йөргәндә файдасын сизми калмассың", - дигән иде, сүзләре рас килде. Үзем белгәннәрне башкаларга да өйрәтергә булдым.

Шул рәвешле, Олы Ачасырда өлкән яшьтәге хатын-кызлар төркеме барлыкка килә. Бүген аларның саны дистәдән артып китә. Алардан күреп ялгызлары гына чыгучы яшьләр дә, парлашып йөрүчеләр дә пәйда булган. Барчасын бер төркемгә туплауны максат итеп куймый алар. Иң мөһиме, кеше сәламәт яшәү рәвеше генә алып барсын.

- Һәр кешенең үз сере була бит ул. Парлашып кына йөриләр икән, димәк, аларга шулай җайлы. Безне дә уртак сүзләр, фикерләр берләштерә, - ди Тәскирә апа. - Көнкүреш мәшәкатьләре генә түгел, сәясәт турында да сөйләшәбез, җырлап та алабыз. Гайбәткә генә урын юк.


...Скандинавия йөрешенең бер катлаулылыгы да юк, ди төркем "башлыгы". Кулларың 30 градус чамасы күтәрелә алса, күкрәккә кадәр таяк булса, көнгә карап уңайлы итеп киенеп чыгасың да, гади адымнар белән ашыкмыйча гына йөрисең икән.

ҮЗЕБЕЗНЕҢ ТЫКРЫК БАР

Хәрәкәт өчен кичке вакытны сайлаганнар: мал-туар һәм кош-корт каралган, каралты-курадагы эш төгәлләнгән, ирләре, бала-чагалары белән табын артында кичке аш ашалган, намаз укылган... Менә шуннан соң иң өлкәне 70 яшьлек Тәскирә апа, ә иң яше 40та булган Мәдәният йорты хезмәткәре Фәнүрә Кашапова һәм алар янәшәсендәге апалар кичке күнегүләргә җыела. Башта буыннарны язып җибәрү өчен күнегүләр ясыйлар һәм урам буйлап хәрәкәткә күчәләр. Көн дә шулай 2 чакрым чамасы юл уза алар. Хәрәкәт итүләре 1-1,5 сәгатькә сузыла. Кыр казлары диярсең - әллә каян күренеп торалар. Куркынычсызлык кагыйдәләрен дә истән чыгармаганнар: юл читендә һәм алда-артта баручыларының киеменә яктылык кайтаргычлар беркетелгән.


- Телефон аша гына "сызгырышабыз" да, чыгып та җитәбез. Җыелу урыны - урам тыкрыгы, - ди "Таякчы әбиләр"нең берсе Рузалия апа Гомәрова. - Кичкә хәрәкәт үзенекен итә, кайткач рәхәтләнеп ашыйсы да килә, изрәп йоклыйсың да. Олыгайгач йокы кача бит ул. Ә без хәзер йокысызлыкның ни икәнен дә белмибез.


Көлмиләрме соң, дип сорыйм әбиләрдән. Авылда төртмәле сүз әйтү өчен җай гына эзләп торалар бит, янәсе. Дәррәү рәвештә кире кактылар: бабайлардан алып, балаларга кадәр сокланып кына карый икән үзләренә.

- Сокланабыз гына. Бу апалар - авылыбызның иң актив кешеләре, һәр эшне башлап йөрүчеләр, - ди Олы Ачасыр авыл җирлеге башлыгы Марат Гатиятуллин. - Чын күңелдән әйтәм, авылыбызның тоткасы, һәр эштә янып-көеп йөрүче апалар булганда, эшләргә күңел үсә. Һәр эштә оештыручы кешеләр кирәк бит ул. Андый кеше булса, калганнары иярә аның. Бу яктан 300 хуҗалыкта гомер итүче 700дән артык кешесе булган Олы Ачасыр авыл җирлегендә җанлылык хөкем сөрә. "Таякчы әбиләребез"дән күреп, инде күрше-тирә төбәкләрдә Скандинавия йөреше белән шөгыльләнүчеләр пәйда булган. Яхшы үрнәк күрсәткәнбез икән, сөенәбез генә.


...Авыл җирлеге башлыгы сер итеп кенә, Сабан туенда берәр бәйге уздырып, төркемдәге әбиләрне бүләкләп үтәргә җыенуын да сиздереп куйды. Монысы чаңгы таякларын - китмәнгә, ә урам буйлап әйләнүне бәрәңге бакчасына алмаштырган вакытка туры киләчәк. Бакча эшләре башлангач, көзгә кадәр сезон да тукталыр инде, дип уфтана әбиләр. Таяк димәктән, беренче мәлләрдә себерке сабы белән йөргән әбиләрне күреп, авылның Әнвәр исемле кешесе барысына да чаңгы таягы алып кайтып биргән. Махсус таяк булмаса да, себерке сабы түгел инде, дип көлешә әбиләр.

ЕГЕТЛӘР ЯНЫНА ЧЫККАН КЫЗЛАР КЕБЕК...

Өлкән яшьтә булсалар да, бер-берсенә: "Кызлар!" - дип кенә дәшә алар. Мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Зөбәрҗәт" ансамбле дә бар икән үзләренең. Ә атнаның һәр чәршәмбесендә Мәдәният йортына «Дин һәм сәламәтлек» оешмасына ике сәгатьлек түгәрәккә җыелып, дин-әхлак дәресләре узалар. Ошбу дәресләр намаз уку тәртибе, ислам дине нигезләрен өйрәнү белән генә дә чикләнми, ә дөрес туклану кебек сәламәтлеккә файдалы гамәлләр турында сөйләшүгә дә вакыт бирелә икән. Шул рәвешле, дәресләр алып баручы Тәскирә апа яшьтәшләрен мәчеткә кадәрге беренче адымнарын ясарга өйрәтә, җәмгыятьтәге уңай мөгамәләгә төшендерергә тырыша.

...Төркем булдыруның бер максаты җыелып сөйләшү, вакытны файдалы уздыру булса да, төп максатлары, әлбәттә - Скандинавия йөреше аша сәламәтлекләрен ныгыту. Бу хакта сүз чыгуын да түземсезләнеп көткән булып чыкты әбиләр - бер-берсен бүлдереп, сөйли дә башладылар. Кайсы рәхәтләнеп йоклый башлавы белән бәхетле булса, арада кан басымы көйләнеп киткәннәре дә бар.


- Тез буыннарым язылды, - ди Нурия апа Гыйниятуллина. - Үзем дә шаккаттым бу хәлгә.


- Ни гаҗәп, эштән соң арыганлыкка дәва икән бу йөрү, - ди әле дә мәктәптә хуҗалык мөдире вазифасын башкаручы Гөлсәрия апа Хәйруллина. - Болай булса, эшне тиз генә ташламам да әле. Таякны алып, гел йөрергә чыгасы килеп кенә тора. Егетләр янына чыккан кызлар кебек, валлаһи!


...Тәскирә Шәйхуллина, Фәния Зыятдинова, Рузалия Гомәрова, Әлфия Гыйниятуллина, Фәнүрә Кашапова, Бибинур Камалиева, Сания Шиһапова, Гөлфәния Бикмуллина, Кадрия Гарәфетдинова, Нурия Гыйниятуллина, Гөлсәрия Хәйруллина... Олы Ачасырның "Таякчы әбиләр" төркемендә бүген шуларны күрәбез. Иртәгә аларның сафы тагын да артырга мөмкин. Чөнки алар дөрес булмаган яшәү рәвеше алып баручыларны үзләренә ияртергә сәләтле. Безне озатып калган җырлары да шул хакта бит:


"Ялгышны төзәтеп,
Язмышны үзгәртеп
Яшәсәң, яшьлек кире кайтыр кебек..."

БЕЛЕП ТОРУ ӨЧЕН


Скандинавия йөрешенең киң таралуы Германия табибларының тикшерү нәтиҗәләренә дә бәйле. Алар бу спорт төренең арка һәм иңбашы мускулларына уңай тәэсире хакында белдерә. Ә йөгергән вакытта тәннең югары өлеше мускуллары аз хәрәкәттә була, ди алар.


Галимнәр исбатлаганча, Скандинавия йөреше вакытында кеше тәненең 90 процент мускулларына йөкләнеш бирелә. Ә гадәти йөргәндә 70 процент мускуллар гына хәрәкәттә була.


Таякка таяну нәтиҗәсендә тез, оча һәм бот буыннары, үкчә сөягенә йөкләнеш кими. Шуңа да түбән очлык буыннары авыртканда Скандинавия йөрешенең файдасы бар.


Скандинавия йөреше вакытында гадәти йөрүгә караганда 1,5 тапкырга артыграк энергия сарыф ителә. Шуңа да ул артык авырлыктан котылу өчен дә шәп чара.

Фәрит САЛИХОВ, Салават КАМАЛЕТДИНОВ фотолары.

intertat.ru сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев