Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яшел Үзәннең киләчәге өметле

Яшел Үзән - перспективалы шәһәр. Идел буендагы логистика үзәге һәм «Яңа Тура» сәүдә-күргәзмә комплексы шәһәрнең икътисадый үсеше өметле булуын күрсәтә. Әлифел ТАРАЗОВА Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, 13 февраль көнне Яшел Үзән муниципаль район Советының XVI сессиясендә чыгыш ясап, Яшел Үзәннең киләчәген кыскача шулай бәяләде. Сессия Горький исемендәге мәдәният сараеның...

Яшел Үзән - перспективалы шәһәр. Идел буендагы логистика үзәге һәм «Яңа Тура» сәүдә-күргәзмә комплексы шәһәрнең икътисадый үсеше өметле булуын күрсәтә.

Әлифел ТАРАЗОВА

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, 13 февраль көнне Яшел Үзән муниципаль район Советының XVI сессиясендә чыгыш ясап, Яшел Үзәннең киләчәген кыскача шулай бәяләде.
Сессия Горький исемендәге мәдәният сараеның зур залында узды. Анда Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары, шәһәр һәм район Советы депутатлары, министрлар, шәһәрнең мактаулы гражданнары, предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләре, шәһәр активы катнашты.
Сессиядә Яшел Үзән муниципаль район Советы рәисе-муниципаль район башлыгы Сергей Батин узган 2011 елда башкарылган эшләргә анализ ясады. Докладтан күренгәнчә, яшәешнең төрле тармагында әйбәт кенә уңышларга ирештек.
Былтыр 23 миллиард сумлык тулаем территориаль продукт җитештерелгән. Предприятие һәм оешмалар 20,5 миллиард сумлык сәнәгать продукциясе җитештереп озаткан. Соңгы өч елда бу күрсәткеч 1,7 мәртәбәгә арткан. Икътисадның үсеше халыкның яшәү рәвеше яхшыра баруына дәлил. Җан башына уртача керем алдан исәпләүләр буенча 2011 елда 10330 сум тәшкил итә. Предприятиеләрдә уртача хезмәт хакы 14209 сум. Халыкның банкларга акча кертеме соңгы өч елда бер кешегә 16780 сумнан 29280 сумга җиткән. 2012 елның 1 гыйнварына бездә халык саны - 159232 кеше. Горький исемендәге һәм Серго исемендәге заводлар, сөт комбинаты, пыяла заводы, - иң яхшы эшләүче предприятиеләрдән. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре 45 тонна сөт, 20 тонна ит, 16,6 миллион данә йомырка, ябык грунтта 24 мең тонна яшелчә җитештергән.
«Яңа Тура» сәүдә-күргәзмә комплексы төзеләчәге турында укучыларыбызга элек тә хәбәр иткән бар иде. Проектның гомуми бәясе 9 миллиард сум, анда 20 мең эш урыны булачак. «Инновационный-индустриальный парк М-7» проектына Новониколаевкада урын бирелә. Аңа кимендә 20 миллиард сум инвестиция кертелер дип көтелә. Әлеге технопарк территориясендә ике предприятие эшкә тотынган да инде: берсе - эретеп ябыштыру җайланмасы, икенчесе төзү материалы эшләп чыгара. «Тандер» компаниясе бүлү үзәген («Магнит» кибетләр челтәренең) һәм «Россия почтасы» сортлау үзәген төзүне планлаштыра.
Башлык бәян иткәнчә, төзүчеләр дә сынатмаган. 2011 елда төзү эшләре күләме 3,5 миллард сумга җиткән. 110 мең квадрат метр торак сафка баскан. Әмма барысы да ал да гөл түгел: былтыр торак йортларга 343 миллион сумлык капиталь ремонт ясалса, быел ул сан ике мәртәбә кимрәк булырга мөмкин. Район башлыгы, торак йортларны капиталь ремонтлауга акча арттыруда ярдәм итүне сорап, Илбашына мөрәҗәгать итте.
Былтыр берләштерелгән бюджетның керем өлеше дә шактый калынайган: табыш - 2 миллиард 105 миллион сум, чыгым өлеше - миллиард 996 миллион сум. Иң күп акча - 1,4 миллиард сум - социаль-мәдәни тармакка, шуның 51 проценты мәгарифкә тотылган. Докладчы шулай ук мәгариф, спорт, мәдәният, сәламәтлек саклау учреждениеләрендә эшләрнең торышы, «Бәләкәч» программасының үтәлеше белән таныштырды. Былтыр авыл сәламәтлек саклау учреждениеләрнең матди-техник базасын яхшыртуга 18 миллион сум акча бүленсә дә, бу тармакта эшләр бихисап. Кайбер авылларда ФАПларга газ да, су да кермәгән, күбесенә капремонт таләп ителә.
Сессиядә муниципаль район Советы депутаты Ольга Нагайцева чыгыш ясап, Татарстан Республикасы Президентыннан шәһәрдә бассейн төзүдә, депутат Фоат Шәмсиев Түбән Вязовыеда клубны ремонтлауда ярдәм күрсәтүне сорады.Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль район Советы депутатларын, район активын республиканың сәнәгать, аграр тармагындгы үсеш нәтиҗәләре, республикадагы вәзгыять белән таныштырды. Яшел Үзәндә Горький исемендәге заводның үсеше позитив булуын билгеләде һәм географик яктан җайлы, аерым алганда, су, тимер һәм автомобиль юлларына якын урнашкан Яшел Үзәнне үстерү юллары турында сөйләде. АПКны үстерүгә дә зур әһәмият бирергә кирәк. «Красный Восток»-Агро» җәмгыятенә, ирешелгән дәрәҗәләрдә туктап калмыйча, алга таба үсәргә кирәк. Авыл хуҗалыгында төрле юнәлештәге гаилә фермаларын үстерүгә аерым игьтибар бирергә. Районда 5-6 гаилә фермасы бар, әмма, президент фикеренчә, безнең район өчен бу гына аз.
Президент республикада Алабуга - Чаллы - Түбән Кама сәнәгать зонасының үсеше әйбәт булуын билгеләп, Казан зонасында Яшел Үзәнне үстерергә бөтен алшартлар булуына аерым басым ясады. Логистика үзәге, «Яңа Тура» комплексы, «Тандер» үзәге, «Россия почтасы»ның сортлау үзәге, халыкны эш белән тәэмин итеп һәм инвестиция кертеп, Яшел Үзәннең икътисадый үсешенә уңай тәэсир итәргә тиеш.
Авылларда ФАПларны, мәдәният учакларын ремонтлауга игътибар бирелүе шатландыра. Шулай ук быел мәктәпләрне ремонтлауга керешәләр. Бассейн, развязкалар төзү тәкъдимнәрен президент район башлыгы белән эш барышында карарбыз, дигән фикерне әйтте. Президент юллар төзү, халыкны эчә торган сыйфатлы су белән тәэмин итү, күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын яхшырту, торак-коммуналь хезмәтләргә бәяләр турындагы халыкны еш борчый торган сорауларга да тукталды.
Әлбәттә, алда торган сайлау да игътибардан читтә калмады. "10, 20 елда гына илне үзгәртеп бетереп булмый, алга киткән илләр дә бер дистә ел эчендә генә матур тормыш кормаган. Үзгәрешләр юк дип әйткәндә, шәһәрдә, районда башкарылган эшләрне барларга кирәк, - диде ул. - Медицина, мәгариф, социаль тармакта күп эш эшләнде. Бөек Ватан сугышы ветераннарының фатирлы булуы гомердә булмаган хәл. «Социаль ипотека», «Капиталь ремонт» программалары буенча күпме гаилә яшәү шартларын яхшыртты. Ил белән идарә итә алырлык тәҗрибәсе булган, эш эшли белүчеләрне тыңларга кирәк».
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сессия ахырында хезмәттә аеруча уңышларга ирешкән бер төркем хезмәт алдынгысына, шулай ук күп бала анасына хөкүмәт бүләкләрен тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250