Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яшел үзәнлеләр изге сәфәрдән кайтты

Яшел Үзән мөселманнары район мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин җитәкчелегендә «Изге Болгар җыены»ннан канәгать булып, бу изге урынга тагын сәфәр кылырга рухланып, оештыручыларга рәхмәтләрен әйтеп, исән-сау гына әйләнеп кайтты. Шулай итеп, 200гә якын мөселман муниципаль район хакимияте булышлыгы белән бирелгән уңайлы дүрт автобуста төзекләндерелгән, матурайган, яңа биналар сафка баскан Болгарга чираттагы...

Яшел Үзән мөселманнары район мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин җитәкчелегендә «Изге Болгар җыены»ннан канәгать булып, бу изге урынга тагын сәфәр кылырга рухланып, оештыручыларга рәхмәтләрен әйтеп, исән-сау гына әйләнеп кайтты.
Шулай итеп, 200гә якын мөселман муниципаль район хакимияте булышлыгы белән бирелгән уңайлы дүрт автобуста төзекләндерелгән, матурайган, яңа биналар сафка баскан Болгарга чираттагы тапкыр барып кайту бәхетенә иреште. Изге юлга чыгучыларны хуплагандай көне матур, кояшлы булып, аз гына яңгыры да сибәләп узды. Ара ерак булса да, сәфәргә чыккан берәү дә зарланмады, сәяхәтенең асылын аңлап, дәрәҗәсен төшермәде.
Җыен быел Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүгә 1124 ел тулуга багышланды. Анда меңнәрчә кеше арасында татар дин әһелләренең IV форумы делегатлары, Россия Диния нәзарәтләре рәисләре катнашты.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт киңәшчесе, Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу республика фонды попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Россия мөфтиләре шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин тантананың дәрәҗәле кунаклары булды.
Яшел Үзән мөселманнары да монда узган бер чарадан да читтә калмыйча, рәсми өлештә катнашты, Җәмигъ мәчетендә өйлә намазын укыды, Болгар цивилизациясе урнашкан Елга вокзалын ачуны карады, Ак мәчеттә хозурланды, яңа корылмалар белән танышты, ерак аралардан килгән (кайлардан гына юк иде анда мөселманнар, Новосибирскидан да, Төмән һәм Омскидан, Әстерханнан) кунаклар белән аралашты.
Елдан-ел искиткеч зур, үсеш алган бу урын хәзер шәһәргә әйләнеп бара, монда озакламый югары белем бирә торган ислам академияләре дә ачылыр, мөгаен. Җыенга да елдан-ел халык күбрәк җыела, әби-бабайларыбыз мирасын, чишмә башын күрергә дип, Россиянең күп почмакларыннан алар ашкынып килә, мондагы үзгәрешләрне күреп таң кала. Болгарның хәзер дәүләт игътибары үзәгендә булуы үз нәтиҗәсен күрсәтә.
Җыенда Яшел Үзәннең Олы Ачасыр авылыннан да бер төркем мөселман булып, аннан үзләренә зур рухи азык алып кайтты. Әлеге сәфәрне оештырган һәм ярдәм кулы сузган авылдашлары Әнвәр Миңнуллинга аларның рәхмәте чиксез. Изге юлда йөргән якташларын ул бервакытта да ярдәменнән ташламый. Болгар җирендә укылган догалар аны ташламас. Изгелек онытылмас.
Сәфәр тәмам, әмма аннан алып кайткан хисләр, кичерешләр, яңа танышлыклар әле озакка барыр. Киләсе ел килеп җиткәч, барча мөселман тагын шул якларга омтылыр. Тагын догалар укылыр, яңа иман йортлары ишекләрен ачар. Болгар җиренә яңа аяк атлап басучылар саны тагын артыр. Амин!
Әлфия Зыякаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X