Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яшел үзәнлеләр һаман алда

16 декабрьдә ТР Эчке эшләр министрлыгының мәдәният үзәгендә «Форпост» җәмәгать тәртибен саклау буенча укучылар, студентлар, яшьләр һәм эшчеләр оешмаларының VI слеты булып, анда 500ләп кеше катнашты. Слетта актив тормыш позиция-ле яшьләрнең полиция хезмәткәрләренә җинаятьчелеккә каршы көрәштә булышып торуы билге-ләнде. Форпостлылар көч структуралары белән берлектә рейдларда, кизү торуларда, акция-ләрдә катнаша, профилактик...

16 декабрьдә ТР Эчке эшләр министрлыгының мәдәният үзәгендә «Форпост» җәмәгать тәртибен саклау буенча укучылар, студентлар, яшьләр һәм эшчеләр оешмаларының VI слеты булып, анда 500ләп кеше катнашты.

Слетта актив тормыш позиция-ле яшьләрнең полиция хезмәткәрләренә җинаятьчелеккә каршы көрәштә булышып торуы билге-ләнде. Форпостлылар көч структуралары белән берлектә рейдларда, кизү торуларда, акция-ләрдә катнаша, профилактик чаралар үткәрә, ял лагерьларын саклый. Аларның сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаудагы, яшьләр-не патриотик тәрбияләүдәге ярдәмен бәяләп бетергесез.
2011 елда Яшел Үзәннең ирекле ярдәмчеләре җәмәгать тәртибен саклау буенча 72 рейд-та, 37 хәрби-патриотик чарада катнашкан, 65 административ хокук бозуны ачыклаган, 32 җинаятьне ачыклауда булышкан. Ел нәтиҗәләре буенча аларның иң яхшылары билгеләнде. ТР Эчке эшләр министрлыгының Артем Айдинов исемендәге премиясе белән - Яшел Үзән «Форпост» үзәгенең «Барс» оператив отряды командиры Никита Тезеев, министр Әсгать Сәфәровның сәгате белән ИЭУиПнең Яшел Үзән филиалы студентларның иминлек хезмәте командиры Зөлфәт Зәйнуллин бүләкләнде. Форпостчы Евгений Колпаков һәм ИЭУиПнең иминлек хезмәте хезмәткәре Илдар Низаметдинов - наркоконтроль буенча федераль хезмәт идарәсенең Рәхмәт хатына, ЗМК студентларның иминлек хезмәте штабы җи-тәкчесе Инзилә Насыйбуллина «Форпост» республика үзәгенең Мактау грамотасына лаек булды.

Лилиана Куликова,
эчке эшләр бүлегенең матбугат үзәге хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250