Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Көн темасы

Яшел үзәнле Рәхим Моратовны завод җитәкчелеге зурлады

А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы күптән түгел генә үзенең 120 еллык юбилеен билгеләп үтте. Биредә эшләүче ветераннар да бервакытта да онытылмый.

Әле күптән түгел генә завод җитәкчелеге 90 яшен тутырган завод ветераны Рәхим абый Моратов янында булып, аны да күркәм юбилее белән котлады.

Рәхим Кәримович заводка яшь малай булып, 1944 елда килә һәм снаряд цехында эшли башлый. Тәүлегенә 12-14әр сәгать эшләп, Җиңү көнен якынайта. Рәхим абыйның хезмәт стажы 44 ел. Аның бөтен туганнары да шушы заводта эшли, Моратовлар династиясенең эш стажы - 350 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев