Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яшел Үзәнгә яшь белгечләрне ничек җәлеп итәргә?

Медицина учреждениеләренә 200дән артык табиб таләп ителә.

Яшел Үзән сәламәтлек саклау өлкәсендә табиблар кытлыгы иң зур проблемаларның берсе. Табиб кадрлары белән тәэмин ителеш 58,1% тәшкил итә.
Ни өчен Яшел Үзәнгә табибларның эшкә киләсе килми соң? Ни өчен бу һөнәр популярлыгын югалта? Ни өчен яшьләрне ак халат куркыта? Сораулар күп, җавап юк.
Медицина хезмәткәрләре табиблар дефицитын торак, социаль ташламалар, уку йортын тәмамлаучыларны юнәлтү механизмы булмауда, пенсиягә чыгуда таләпләрнең артуында, яшәү урынын үзгәртүдә, медицина Һөнәре престижы төшүдә күрә.
Александр Тыгинны кадрлар белән эшләүчеләрнең һәм шулай бүлекләр җитәкчеләренең үзләренең белгечләрне җәлеп итү өчен ниләр эшләве белән кызыксына. Учреждениеләрне комплектлау әлегә бездә нигездә хезмәткәрләрнең ставка арттырып эшләве исәбенә хәл ителә.
- Мондый киеренкелектә эшләгән табиб эш ахырына үзе дә «яна», - дип борчылуын белдерә башлык. - Аның пациентка карата тиешле игътибары җитмәүдән социаль киеренкелек туа. Ә авыру кеше үз протестын кая да булса «түкми» калдырмаячак.
Кадрлар бүлегендә белгечләрне җәлеп итү буенча конкрет нинди эшләр алып барылуы, бүлекләрдә табибларга эшләрлек нинди шартлар һәм атмосфера тудырылуы мөһим. Кайвакыт коллективтагы үзара мөнәсәбәт тә үз эшен эшләргә мөмкин.
- Законнар сезнең тема түгел, финанслар да. Әмма коллектив эчендә атмосфера тудыру - сезнең эш! Яисә башыма бөтенләй башка уйлар килә: яңа кадрлар килүе хәзер эшләүче табибларның ставкаларын киметә. Бәлки сез аннан куркасыз? - дигән сорау белән мөрәҗәгать итте Александр Тыгин.
Җавап бирүче табылмады. Ә шул вакытта табиблар үзләре өчен дә, өстәвенә булмаган белгечләр өчен дә, көнен һәм төнен дә эшләргә мәҗбүр. Монда сыйфатлы хезмәт турында ничек сөйләшәсең. Шуңа күрә дәгъваларның күпчелеге медицинага кагылуы аңлашыла.
- Сезнекеннән дә авыррак шартларда эшләүчеләр бар, шуңа карамастан, аларда кадрлар кытлыгы юк, - дип сүзен дәвам итте Александр Тыгин. - Заводта заказны вакытында тапшырмыйсың икән хәзер, җинаять җаваплылыгы каралган. «Силовиклар»ның да хезмәт хакы сезнекеннән артык түгел, әмма анда кадрлар проблемасы тормый. Сездә белгечләр җитешмәүнең 8 сәбәбенең бары берсе генә торакка кагыла.Димәк, кадрлар бүлегенең төп максаты - белгечләр белән тәэмин итү! Коллегалар! Сез минем өчен - проблема N1! Әгәр дә аны хәл итәсез икән, мине монда башка күрмәссез.
Поликлиникаларда эшләүчеләр үзләрен диспансеризация «ашый», шуңа күрә белгечләр шәхси клиникаларга китә дип аңлата. Чөнки аларда хезмәт хакы күбрәк, эш киеренкелеге кимрәк, диагностика базасы әйбәтрәк һәм өстәвенә җаваплылыгы да юк, диләр алар.
Баш табиб үз чиратында бу бушлыкны тутыру буенча медицина университетында белем алучы студентларга исәп тота. Һәм ул гына да түгел.
- Бер кеше ике эштә эшләгәндә без табиб престижын күтәрә алмаячакбыз. Ул үзенең эшен сыйфатлы башкарыр­га тиеш. Ә хезмәт хакын, аның окладын арттыру - безнең гомуми бурыч, - ди Илгиз Һидиятов. - Юкка гына Путин указ чыгармады һәм аны хөкүмәт үтәргә әзер. Поликлиникаларның матди-техник базасын ныгыту өстендә эшлибез, һәм ул безгә яшь белгечләрне җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Менә, мәсәлән, республикада хәзер «Дустанә поликлиника» программасы гамәлгә ашырыла башлаган. Әлегә аңа республиканың нибары 4 полик­линикасы кергән. Шулар арасында Мирныйдагы 3нче поликлиника да бар. Андагы уңай якка булган үзгәреш­ләр кадрларны җәлеп итми калмас.
Кадрлар темасы күтәрелгән икән, тагын бер чынбарлыкны әйтеп узмыйча булмый. Югары квалификация­ле табиблар тәрбияләү бик авыр. Бу сәламәтлек саклау өлкәсен башкалардан аерып торган үзенчәлек. Хәзерге яшьләр медицина алдына куелган югары бурычларны үтәргә психологик яктан әзер түгел. Чөнки табиб эшчәнлегенә үзен багышлаган кеше күпмедер дәрәҗәдә үз һөнәренең корбанына әйләнергә тиеш була. Димәк, медицина берлекләренә яшьләргә алга барырга комачаулаган факторларны ачыкларга һәм бу һөнәрнең абруен күтәрү өстендә эшләргә кирәк булачак.
Яшел Үзән район үзәк хастаханәсендә кадрлар составы торышы
Бүгенге көндә барлыгы 351 табиб һәм 1313 урта медицина персоналы эшли.
Табибларның 37,6%ы (132), шул исәптән 26 участок терапевтының - 12се, 9 гомум практика табибының - 7се, 30 участок педиатрының 13е пенсия яшендә.
Яшь составы буенча түбәндәгечә: 55тән алып 65 яшькә кадәр һәм аннан өлкәнрәк табиблар - 42,4%, 45тән 54 яшькә кадәр -22,5%, 45 яшькә кадәр - 35,0%.
Бу көнгә Яшел Үзән медицина учреждениеләренә 267 табиб-белгеч таләп ителә.
Соңгы өч елда барлыгы - 93, 2017 елның I кварталында 9 табиб килсә, 81е киткән, 2017 елның I кварталында 5 кеше.
Соңгы өч елда район үзәк хастаханәләр системасына «Земский доктор» программасы буенча 15 табиб килеп эшли башлаган.
2014тән 2016 елга кадәр грантлар һәм төрле программалар буенча 29 табиб урнашкан.
Алты табибка найм килешүе буенча дүрт фатир бирелгән.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы белән ЯҮМР башкарма комитетының яртылаш түләү программасы буенча медицина университетына укырга 6 кеше җибәрелгән.
Максатчан программа буенча - 13.
2017 елның I кварталында уртача айлык хезмәт хакы түбәндәгечә тора: табиблар - 39182,25 сум, урта медицина персоналы - 21809,92 сум, кече персонал - 15896,96 сум.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА
Илсөя Завилейская фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев