Быел сентябрь ахырында арзанлы кием-салым сатыла торган Казан базарлары Яшел Үзән районының Яңа Тура авылында төзелеп килүче зур сәүдә комплексына күченә башларга мөмкин. Иң беренче чиратта халык яратып йөри торган Вьетнам һәм Үзәк колхоз базары күчәр, мөгаен. Соңга таба башкаланың бүтән базарлары да шушы сәүдә комплексында эшен яңартачак. Йөз гектардан...
Быел сентябрь ахырында арзанлы кием-салым сатыла торган Казан базарлары Яшел Үзән районының Яңа Тура авылында төзелеп килүче зур сәүдә комплексына күченә башларга мөмкин.
Иң беренче чиратта халык яратып йөри торган Вьетнам һәм Үзәк колхоз базары күчәр, мөгаен. Соңга таба башкаланың бүтән базарлары да шушы сәүдә комплексында эшен яңартачак. Йөз гектардан артык мәйданны билиячәк әлеге сәүдә комплексы территориясендә, базарлардан тыш, кунакханә, ял итү үзәге, рестораннар, спорт комплексы да ачылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яшел Үзән шәһәре
Нет комментариев