Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яшел Үзәндә җәйге лагерь балаларны көтә

Мәктәп укучыларының зарыгып көтеп алган чоры - җәйге каникул җитә. Балалар өчен шатлык булса, әти-әниләргә, аеруча авылы, әби-бабасы булмаган һәм гел эштән бушый алмаганнар өчен, баш авыртуы да. Ничек итеп ул һәм кызыңның ялын файдалы, кызыклы итеп оештырырга? Әлбәттә, күпмедер дәрәҗәдә бу очракта әти-әниләргә ярдәмгә лагерьлар килә.

Җәйге ялны оештыру турында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Лилия Хәлилова сөйләде. Яшел Үзән балаларының җәйге ялына респуб­лика бюджетыннан 26,5 млн сум акча күчерелгән. Бу 6240 баланың ялы дигән сүз. Быел табигать кочагында сәламәтлеген ныгытыр­га һәм вакытын кызыклы уздырырга теләүчеләрне «Горьковец», Муса Җәлил исемендәге лагерь, «Васильевский» шифаханәсе, «Кичиер» (Волжский районы, 104 юллама бүлеп бирелгән), «Чародейка» (Звенигово районы, 90 юллама) лагерьлары кабул итәчәк. Стационар лагерьларга юлламаның норматив бәясе 21 көнгә 14997,99 сум тәшкил итә. Бюджет өлкәсендә эшләүче әти-әниләр өчен ул 2250 сумга (15%) төшәчәк. Узган ел белән чагыштырганда юлламалар берничә дистә сумга арткан. «Горьковец» беренче сменага малай-кызларны 29 майда ук кабул итәчәк. Барлыгы биш сменада эшләр диеп көтелә, ә Муса Җәлил исемендәге лагерьда балалар шау-шуы 6 июньдә башлана, монда 4 смена оештырылачак.
- Шифаханәләр, ял базалары, профилакторияләр, лагерьлар юллама бәясен үзкыйммәт хисапларына нигезләнеп билгели. Шулай ук балалар палаталы профильле һәм стацио­нар лагерьларда ял итә ала. 500 юллама - 18 көнгә, 680 - 21 көнгә, 250 - 7 көнгә исәпләнгән. 200 сәләтле балага «Горьковец» лагеренда 7 көнлек смена эшлиячәк, - дип сөйли Лилия Хәлилова.
Уку тәмамлануга укучыларның күбесе әле мәктәп белән хушлашмый. Яшел Үзән район территориясендә 24 мәктәп яны лагерьлары, 11 - шәһәрдә, 13 - районда ачылачак. Алар 3930 урынга, шул исәптән хезмәт һәм ял лагеры 430 кешегә исәпләнелгән. 21 көнлек көндезге юллама өчен әти-әниләр 480 сум түли. Ә инде ял һәм хезмәт лагеры бушлай, тулысы белән бюджет хисабына.
Балаларыбыз кайда гына, ничек кенә ял итсә дә, җәйге каникул хәвеф-хәтәрсез, имин генә узсын дип телик.
Алия Гаязова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев