Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яшел Үзәндә – яңа прокурор

Бүген Горький исемендәге мәдәни үзәкнең конференцияләр залында ТР Прокуроры Илдүс Нәфыйков катнашында рәсми төстә Яшел Үзән прокуроры билгеләнде.

Бүгеннән бу җаваплы вазифа Анатолий Трифоновка йөкләнде. Анатолий Трифонов 1975 елгы, Яшел Үзәндә туган. Юстиция киңәшчесе.

Ул элек Яшел Үзән суднолар төзүче техникумын бетергән. "А.М.Горький исемендәге завод"та слесарь-монтажник булып эшләгән. Аннан армия сафларында хезмәт иткән. 2002 елда Казан дәүләт университетын тәмамлаган. Һәм шул ук елдан Яшел Үзән прокуратурасында өлкән тикшерүче булып эшли башлый. 2013 елда шәһәр прокурорының беренче урынбасары булып билгеләнә. Гаилә хәле: өйләнгән ул һәм кыз тәрбияли.

Республиканың баш прокуроры Илдүс Нәфыйков гадәттә бу урынга урынбасарларны билгеләмәүләрен дә искәртеп үтте.
- Анатолий Трифонов үзен бары уңай яктан күрсәтте. Талантлы, тәҗрибәле, район җитәкчелеге белән уртак тел тапкан һәм перспективалы кеше. Шуңа да әлеге җаваплы урынны берсүзсез сезгә тапшырабыз. Өметләребезне акларсыз диеп ышанам, - диде ул үз чыгышында.

Илсөя Завилейская фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев