Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яшел Үзәндә яңа җитәкче

Узган атнада Яшел Үзән муниципаль район һәм Яшел Үзән шәһәре Советлары сессияләре булды. Сессия эшендә Дәүләт Советы рәисе Ф.Мөхәммәтшин, Дәүләт Советы рәисе урынбасары А.Гусев, ТР Президент аппараты җитәкчесе урынбасары, территорияләр белән эшләү идарәсе рәисе И.Гарипов, Дәүләт Советы депутаты В.Кострин, шәһәрнең һәм районның мактаулы граҗданнары катнашты. Сессиядә Яшел Үзән муниципаль районының...

Узган атнада Яшел Үзән муниципаль район һәм Яшел Үзән шәһәре Советлары сессияләре булды. Сессия эшендә Дәүләт Советы рәисе
Ф.Мөхәммәтшин, Дәүләт Советы рәисе урынбасары А.Гусев, ТР Президент аппараты җитәкчесе урынбасары, территорияләр белән эшләү идарәсе рәисе И.Гарипов, Дәүләт Советы депутаты В.Кострин, шәһәрнең һәм районның мактаулы граҗданнары катнашты.
Сессиядә Яшел Үзән муниципаль районының социаль-икътисадый үсеше, 2013 елга бюджет проектлары тикшерелде.
Сессиядә Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе итеп, бер тавыштан, Александр Тыгин сайланды. Депутатлар Сергей Батинны вакытыннан алда Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы вазифасыннан азат итте, Ф.Мөхәммәтшин хәбәр итүенчә, ул Президент указы нигезендә Федерация Советына Татарстан вәкиле буларак барачак.
ТР Дәүләт Советы рәисе муниципаль берәмлек башкарма комитеты җитәкчесе Александр Тыгинның Яшел Үзәнне яхшы белүен, монда эшләгәнлеген, аның әзерлекле кеше икәнлеген билгеләп үтте. «Бүгенге көннән алып Сез җаваплылык йөген үз җилкәгезгә алдыгыз. Кешеләрнең һәм ТР Президентының ышанычын акларлык итеп эшләгез», - диде Фәрит Мөхәммәтшин А.Тыгинга мөрәҗәгать итеп. Ахырда Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы вазифасыннан азат ителгән С.Батинга Президентның Рәхмәт хатын тапшырды. Шулай ук башкарма комитет җитәкчесе вазифасына керешкән Александр Васильевичка алны-ялны белмичә хезмәт итәргә туры киләчәгенә басым ясады.
Александр Тыгин әлеге хезмәткә алынырга әзер икәнлеген, районның һәм шәһәрнең географик урыны инвесторлар өчен бик отышлы булуын һәм районга ничек тә күбрәк инвестицияләр җәлеп итәргә тырышачагы турында сөйләде.
Район Советы рәисе вазифасын башкару Венера Рәхимовага йөкләнде.
И.Илгиз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250