Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яшел Үзәндә “Татарстанда яшәүче картасы” проектын гамәлгә кертү башланачак

"Яшәүче картасы"н Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов катнашында Сбербанк җитәкчесе Герман Греф бүләк итәчәк.

Иртәгә, 13 октябрь көнне Яшел Үзәндә "Татарстан Республикасында яшәүче картасы" проекты гамәлгә керәчәк. Аның кысаларында, шәһәрдә яшәүчеләр күпфункцияле пластик карталы булачак. Бу карталар үз эченә түләү, социаль, транспорт кушымчаларын һәм хуҗасының квалификацияләүче имзасын сыйдырган. Аның ярдәмендә транспортта түләргә, социаль хезмәт алырга, дәүләт хезмәтләреннән файдаланырга мөмкин.

Проект, Татарстан Республикасы хөкүмәте, Сбербанк, "АК БАРС" банкы һәм халыкара түләү системасы Mastercard берлегендә тормышка ашырыла.

Беренче этапта Яшел Үзәндә яшәүчеләргә 75 мең карта тапшыру планлаштырыла. Аны банкларның берсендә яки социаль яклау бүлекчәсендә алырга мөмкин булачак. "Яшәүче картасы"н теләкләре буенча барлык балигъ булган яшел үзәнлегә бирәчәкләр. Алу өчен бары тик паспорт кирәк булачак.

tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев