Яшел Үзәндә “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең I туры (Фото)
Язлар белән яраткан фестивалебез - "Йолдызлык" та килә. Бүген Горький исемендәге мәдәни үзәктә иң дәрәҗәле бәйге - XVII "Созвездие-Йолдызлык" республика телевизион эстрада сәнгате фестиваленең зона туры уза.
Беренче көн бәйгесен район башлыгы Александр Тыгин ачып җибәрде. Ул барлык катнашучыларга уңышлар теләде. Шулай ук Яшел Үзәнгә һәрчак сөенеп килүче, фестивальнең генераль директоры Дмитрий Туманов та сәламнәрен җиткерде.
Берсеннән-берсе матур чыгышлар, биюләр, җырлар. Жюри әгъзаларына җиңел булмаячак. Ике көн дәвамында иң-иңнәрен сайлап алгач, 30 мартта кичен гала-концерт узачак.
Алия Гаязова.
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев