Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яшел Үзәндә кышкы олимпиада

«Маяк» спорт комплексында беренче тапкыр республика мәгариф хезмәткәрләре спартакиадасының финал ярышлары булып узды. Анда алар кышкы спорт төрләре буенча көч сынашты. Бөтен республикадан җыелган меңнән артык катнашучы чаңгы узышы, дартс, өстәл теннисы, шорт-трек, шахмат, аркан тартышу һәм башка спорт төрләре буенча җиңү яуларга тырышты. 45 район арасында Яшел Үзән районы...

«Маяк» спорт комплексында беренче тапкыр республика мәгариф хезмәткәрләре спартакиадасының финал ярышлары булып узды.
Анда алар кышкы спорт төрләре буенча көч сынашты. Бөтен республикадан җыелган меңнән артык катнашучы чаңгы узышы, дартс, өстәл теннисы, шорт-трек, шахмат, аркан тартышу һәм башка спорт төрләре буенча җиңү яуларга тырышты. 45 район арасында Яшел Үзән районы командасы ярышның төп җиңүчесе булды. Саба районы көмеш призер булса, Мамадыш районы - III урында. Җиңгән өч районга да бүләккә автобуслар бирелде.
Болардан тыш, Татарстан Республикасы муниципаль органнарының мәгариф идарәләре җитәкчеләре өчен чаңгы узышы да булды. Ир-атлар арасында I урынга Спасс районыннан мәгариф идарәсе җитәкчесе Александр Ермилин лаек булса, ТР Фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов - II урында, ә III урынны Мамадыш районының мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәзир Фәизов алды. Хатын-кызлардан алдагы өч урынны Балтач, Апас һәм Арча районнарының мәгариф идарәсе җитәкчеләре бүлеште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X