Бүген Яшел Үзәндә Татарстан Республикасы Конституция судының ачык утырышы булды. Әлеге утырышта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән расланган мәктәп укучыларын махсус транспортта йөртүне оештыруга кагылышлы положениене конституцион тикшерү турында эш каралды.
Ни өчен күчмә утырыш Яшел Үзәндә узды соң? Монда Зур Өтәк авылында яшәүче ата-аналарның дәгъвасы тикшерелде. Мәктәп укучылары авылда мәктәп булмау сәбәпле дүрт чакрым ераклыктагы Мулла Иленә йөреп укыйлар. Кызганычка, бу балаларны укырга йөртергә автобус бирмәгәннәр. Шуның белән аларның конституцион хокукы бозылган. Ата-аналар транспорт мәсьәләсен хәл итүне сорап төрле инстанцияләргә мөрәҗәгать итеп караса да, юллар нормага туры килми дип аларга баш тартканнар. Конституция судына мөрәҗәгать итү аларның соңгы ышанычы булган.
Ачык утырышта бу эш җентекләп тикшерелеп, күп нәрсәләрнең формаль рәвештә генә хәл ителгән булуы ачыкланды. Әлеге суд карары әлегә безгә билгеле булмаса да (судьялар карарны ябык утырышта кабул итте), ул уңай, ягъни дәгъва белдерүчеләр файдасына булыр дип ышанасы килә.
Әлфия Зыякаева.
Илсөя Завилейская фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яшел Үзән шәһәре
18+
Нет комментариев