Яшел Үзәндә ир-ат мәетнең алтын тешен алыр өчен каберен казыган
32 яшьлек ир-атка карата "Үлгән кешеләрнең гәүдәсен мәсхәрәләү" буенча җинаять эше кузгатылган.
30 апрельдә 32 яшьлек Азат Б., исерек хәлдә шәһәр зиратына юл тота. Ул үзе белән көрәк ала һәм бер каберлекне казый. Азат бу каберлектә күмелгән кешенең алтын теше барлыгын белә. Хәзерге вакытта башка сыймаслык хәлне кылучы кулга алынган, аңа карата "үлгәннәрнең гәүдәсен мәсхәрәләү" эше буенча җинаять эше кузгатылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев