Зеленый Дол станциясенең 758нче чакрымында тимер юл аша чыга торган яңа путепроводта юл-транспорт вакыйгаларын булдырмау максатыннан чыгып, эчке эшләр бүлеге җитәкчелеге юлларны баланста тотучы "Глававтодортранс" ГКУ белән берлектә юл хәрәкәте оешмасын алмаштыру турында карар кабул итте.
10 октябрьдән Столичная урамыннан Озерная урамына таба хәрәкәт бары тик әлеге путепровод аша гына башкарыла. Подгорная урамы ягыннан Столичная урамы ягына хәрәкәт бер яклы гына.
Хәзер шуларны истә тотып, транспорт чаралары хуҗаларына бу юл участогында юл билгеләренә игътибар итеп, таләпләрне үтәп йөрергә генә кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яшел Үзән шәһәре
18+
Нет комментариев