Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яшел Үзәндә беренче Халык җыены узды

Узган шимбәдә шәһәребезнең Горький исемендәге мәдәният үзәге каршында "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге беренче халык җыенын уздырды. Анда ТР премьер-министры урынбасары, партиянең төбәк бүлегенең сайлау штабы җитәкчесе Юрий Камалтынов, Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар, шәһәр һәм район җитәкчелеге катнашты. Биредә күтәрелгән проблемалар, сораулар партиянең киләсе биш еллыгында эшләнәсе эшләр планына кертеләчәк,...

Узган шимбәдә шәһәребезнең Горький исемендәге мәдәният үзәге каршында "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге беренче халык җыенын уздырды. Анда ТР премьер-министры урынбасары, партиянең төбәк бүлегенең сайлау штабы җитәкчесе Юрий Камалтынов, Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар, шәһәр һәм район җитәкчелеге катнашты.

Биредә күтәрелгән проблемалар, сораулар партиянең киләсе биш еллыгында эшләнәсе эшләр планына кертеләчәк, шуңа күрә халыкның сораулары шактый күп иде. Нигездә алар спорт темасына кагылышлы. "Яшел Үзән" журналистлары җитәкчеләрнең җавапларыннан шуны аңлады. Шәһәрнең "Авангард" стадионында масштаблы төзекләндерү эшләре башланган, биредә яңа экстрим-парк, футбол, хоккей мәйданчыклары булачак. Стадион киләсе елның августында файдалануга тапшырылачак. Шәһәр волейбол командасы да тиздән Юность урамында үз залында тренировкаларын башлаячак.

Шәһәр спорт мәктәбе янында ук транспорт агымы көчле. Балаларга юл чыгу куркынычы булганда биредә махсус юл чыгу урыны булдырылачак. Мирныйда бассейн янында яңа спорт бинасы өчен урын каралган. Яшел үзән үзенең көчле авыр атлетлары, гимнастлары белән данлыклы . Биредә район җитәкчелеге күп функцияле спорт залы төзергә планлаштырыла. Кыскасы, Яшел Үзән чын спортчылар шәһәре дә булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X