Яшел Үзәндә автобус йөртүчеләр арасында бердәнбер хатын-кыз эшли башлады
Безнең автобус йөртүчеләр арасында бер чибәр хатын-кызыбыз пәйда булды. Ир-атларга гына хас булган шушы авыр хезмәттән курыкмыйча автобус иярләгән бердәнберебезне аерым котларга кирәк.
Ике бала әнисе Анжела Петрова Яшел Үзәндә әле быел гына эшли башласа да, аңа сокланмаган кеше юк. Яшел Үзәнне яратып, башкаланың үзеннән килеп эшләп йөри. Кыю ханым 2нче маршрут буенча пассажир автобусын йөртә. Пассажирларга игътибарлы, тукталышлары төгәл, йөртүе оста бу ханым коллективта гына түгел, шәһәрдә дә йөзек кашы кебек. Бәйрәме мөбарәк булсын, ә бит ул 8 Мартта өйдә түгел, ә сменага чыкты! - дип сөйли «Экспресс» җәмгыяте директоры Рамил Садыков.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев