Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Көн темасы

Яшел Үзәндә 11 мең төп лаләнең яртысы юкка чыккан

Җәйгә кергәч, сүзебез күбрәк аллы-гөлле чәчәкләргә барып тоташа. Бу шулай булырга тиеш тә кебек, чөнки иң матур чорны гүзәл чәчкәләрдән башка күз алдына китереп булмый. Район һәм шәһәрне ничек итеп ямьләндерергә, бакчага, ишегалдына, капка төбенә нинди яңа төр үсентеләр утыртырга?

Шәһәр урамындагы түтәлләргә иң беренчеләрдән булып җир казырга «Шәһәрне яшелләндерү» предприятиесе хезмәткәрләре чыга. 27 кеше (пычкычы, газоннар чабучы, яшелләндерүчеләр) иртә яздан алып җирләр катырганчы урамнарны матурлату өстендә эшли. Быелгы язда күзләрне аеруча алар утырткан тюльпан - лаләләр иркәләде. Төсләре, формалары буенча, башка еллардан аермалы буларак, бигрәк гүзәл иде алар. Ул чәчәкләргә сокланмый гына узып китеп булмады. Бу матурлык белән хозурланып кына калмыйча, кайберәүләр казып алып, өйләренә алып кайтырга да күп сорап тормады. Күз алдына гына китерегез әле: барлыгы 11 000 төп лалә чәчәге утыртылган, шуның 50 процентын казып алып киткәннәр. Минем үземә дә берничә олы яшьтәге ханымның шау чәчәккә күмелгән клумба янында, кайсы чәчәкне казып алыйк икән, диеп сайланып торуларын күрергә туры килде. Башны җүләргә салып: «Әнә уртадагысы матур, шунысын алыгыз», - дип шаярттым. «Ә мин сезне фотога да төшереп алам», - дигәч эзләрен тиз суытты үзләре. Икенче көнне килеп казып китмәгәннәр дип кем әйтә ала? Халыкны, гомумән, аңлап булмый. Шәһәр урамы яшелләндерелми дип зарланганны еш ишетергә туры килә. Ә булганына сакчыл караш юк. Гомумән, бушка бит, ник алмаска дигән сәясәтне алга сөрәбез. Тәрбиясезлектә гел яшьләрне сүгәргә тырышалар. Ә менә бу очракта матур гына үсеп утыручы түтәлдән чәчәк казып алучыларның күбесе олы буын кешеләре булуына шик юк.
Быел шулай ук 109 агач, 250 куак утыртылган. Алары да, тернәкләнеп, үсеп китсен дисәк, тәрбия сорый. Йортыбыз, эшебез янында үсеп утыручы агач-куак­ларга, чәчәкләргә тиешле игътибар күрсәтсәк, район һәм шәһәребез тагын да ямьләнер иде. Югарыда әйтелгән оешманың 27 хезмәткәре көче белән генә һәр урамны, һәр ишегалдын яшеллеккә күмеп булмавы көн кебек ачык. Башкаларның хезмәтенә хөрмәт белән карарга һәм балаларыбызны да шуңа өйрәтсәк иде.
Алия Гаязова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев