Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яшел Үзән заводында янә тантана

Бүген Яшел Үзәннең М.Горький исемендәге заводта тагын бер корабка нигез салу тантанасы булды. . Яшел Үзәннең проект-конструкторлык бюросының 21631 проекты буенча эшләнәчәк бу кораб кече ракеталы кораблар сериясенең җиденчесе. Корабка нигез салу тантанасында ТР премьер-министры Илдар Халиков, РФ Оборона министры урынбасары Юрий Борисов, Хәрби диңгез флоты башкомандующие урынбасары адмирал Виктор...

Бүген Яшел Үзәннең М.Горький исемендәге заводта тагын бер корабка нигез салу тантанасы булды. . Яшел Үзәннең проект-конструкторлык бюросының 21631 проекты буенча эшләнәчәк бу кораб кече ракеталы кораблар сериясенең җиденчесе.

Корабка нигез салу тантанасында ТР премьер-министры Илдар Халиков, РФ Оборона министры урынбасары Юрий Борисов, Хәрби диңгез флоты башкомандующие урынбасары адмирал Виктор Барсук та Яшел Үзән заводының ышанычны аклавын белдерде һәм коллективка олы рәхмәтләрен җиткерде. Адмирал В.Барсук завод эшчеләренең сыйфатлы хезмәте һәм заказларны вакытында башкарылуы уңай фикер тудыруын да җиткерде. Ю.Борисов исә Кырымдагы вакыйгаларга бәйле рәвештә заводка хәрби заказлар артуы да бик мөмкин дип җиткерде. Кунаклар заводны карап чыгып, андагы яңарышлар белән канәгать булуын да әйттеләр.

Бу - "елга-диңгез" тибындагы Россия Хәрби Диңгез флоты өчен 2010 елдан алып төзелә торган кораб, артиллерия. ракета, диверсиягә каршы, зенит һәм радиотехника коралы үрнәкләре белән җиһазланган замана техникасы. Әлеге кораб дәүләтебезнең икътисади зонасын саклау өчен билгеләнгән. Традиция буенча мондый төр корабларга борынгы рус шәһәрләре исеме бирелә.Төп кораб "Град Свияжск" һәм икечесе "Углич" дәүләт сынавын яхшы гына үтте. Завод стапелендә шушы проект буенча "Великий Устюг","Зеленый Дол", "Серпухов", "Вышний Волочек" төзелә.

Яңа корабка РФ Башкомандующие фәрманы белән "Орехово-Зуево" исеме бирелде.

Заводта узган тантана турында тулырак язма газетаның киләсе санында дөнья күрәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев