Яшел Үзән янгын сүндерүчеләре дүрт кешене коткарды
Узган якшәмбедә Яшел Үзәндәге Ленин урамының 20нче йортында җитди янгын булды. Кичке сигезенче яртыда "01" хезмәтенә янгын чыгу турында йортта яшәшүчеләр шалтырата башлый.
Урынга янгын сүгдерүчеләр тиз арада барып җитә. Янгынның биш катлы йортның подвалында чыкканлыгы ачыклана. Янгын сүндерүчеләр 3нче подъезддагы бөтен фатирлар буенча йөреп кешеләрне эвакуацияләргә тотына. Йөри алмаган ике хатынны янгын сүндерүчеләр бишенче каттан үзләре күтәреп төшерә. Шулай итеп, 50ләп кеше урамда кала. Подвалда кешеләр булырга мөмкинлеге ачыклана. Подвалда яшәүчеләрнең берсе шунда ук табыла. Икенчесен подвалның икенче башыннан янгын сүндерүчеләр йоклаган килеш төтен эчендә табып ала һәм шунда ук дәваханәгә җибәрә. Хәзер ул кома хәлендә ята. Йортта яшәүчеләр сөйләвенчә, бу кеше хатыны өеннән куып чыгаргач шушы подвалда нигезләнгән, янына үзе шикелле "дусларын" да җыя, еш эчә торган булган. Янгынның исерек килеш саксыз тәмәке тартудан чыккан булуы ихтимал. Нәтиҗәдә подвалда 12 квадрат метрда иске әйберләр, чүп-чар янып, яшәүчеләргә күпме мәшәкать тудыра. Бәхеткә, зыян күрүчеләр булмыйча кала. Әлбәттә, әгәр дә төтен тулган фатирларны һәм нервылары какшаган кешеләрне исәпкә алмаганда.
Резедә Йосыпова,
Яшел Үзән янгын-коткару гарнизоны матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев