Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

"Яшел Үзән" яңа бәйге игълан итә

Хөрмәтле яшел үзәнлеләр! "Яшел Үзән" газетасы чираттагы бәйгене игълан итә. Ул "Иң матур авыл йорты" дип атала. Авыл йорты дигәндә без милли бизәкләр белән бизәлгән, чиста-пөхтә шәхси йортны күз алдына китерәбез. Монда чын татар кешесе яши дип, ерактан көлеп тора алар. Мондый йортлар шәһәребездә дә бик күп. Шулай булгач, рәхим...

Хөрмәтле яшел үзәнлеләр!

"Яшел Үзән" газетасы чираттагы бәйгене игълан итә. Ул "Иң матур авыл йорты" дип атала. Авыл йорты дигәндә без милли бизәкләр белән бизәлгән, чиста-пөхтә шәхси йортны күз алдына китерәбез. Монда чын татар кешесе яши дип, ерактан көлеп тора алар. Мондый йортлар шәһәребездә дә бик күп. Шулай булгач, рәхим итегез!

Фотосурәтләрне сайтка урнаштырып барырбыз. Ә тавышларны билгеле бер көнне команда бирелгәч кенә бирә башларбыз. Килештекме?! Ә без, үз чиратыбызда, җиңүче йорт хуҗалары турында газетада язып чыгарга вәгъдә бирәбез.

Конкурс шартлары турында язма газетабызның 23 май санында дөнья күрәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X