Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Боз кичүе ябыла

Бүген кичке унда Идел елгасы аша боз кичүе ябыла.

МЧС хезмәткәрләре тикшергәннән соң Яшел Үзән-Карамалы Тауны тоташтыручы боз кичүен ябарга булганнар. Белгечләр фикеренчә, боз әлегә калын булса да (45-47 сантиметр), һава торышы кинәт җылытып җибәргәнгә боз тотрыклылыгын югалта, йомшый. Коткаручылар шуңа да машина белән бозга чыкмаска киңәш итә. Алдагы елларда боз кичүе мартның соңгы көннәрендә генә ябыла иде. Быелгы кышта ул бары ике айдан артык кына эшли алды. Һәм әлеге чорда гадәттән тыш хәлләр теркәлмәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X