Яшел Үзән районында юл һәлакәтендә зыян күрүчеләр бар
Раифа янында "Черри Индис" һәм "Фольксваген Поло" кара-каршы бәрелгән.
Шимбә 13.32 сәгатьтә Яшел Үзән районының 112 бердәм диспетчер хезмәте номерына Раифа - Күлбашы автоюлында юл-транспорт һәлакәте турында хәбәр килеп ирешә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, "Черри Индис" һәм "Фольксаген Поло" автомобиле кара-каршы бәрелешкән. 50 яшьлек "Черри Индис" йөртүченең аяклары җәрәхәтләнгән. "Фольксваген" автомобилендә 59 яшьлек йөртүчегә зыян килгән, 38 яшьлек пассажирның сул аягы сынган, баш миенә зыян килгән, 70 яшьлек пассажирның күкрәк читлеге бәрелгән.
Юл һәлакәтенә таручыларга Яңа Тура янгын сүндерүчеләре ярдәм иткән - аларга автомобильдән чыгарга булышып, аларны ашыгыч ярдәм күрсәтү табибларына тапшырганнар. Табиблар аларны Яшел Үзән Үзәк хастаханәсенә китергән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев